Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шигърият

Роза Шәрифуллина Саескан Саескан - ак кофтадан, Кара шортигын кигән. Һич оялмый, сикерә-сикерә Күкәй урларга килгән. Әфлисун Каян уйны сизгәндер, Әни әфлисун алган, Кояштай балкып тора, Күзләрне чагылдыра. Әфлисунны бик шәпләп Бүлеп куйдым барына. Бу - әтигә, бу - әнигә, Миңа һәм абыема. Җәй Көн болытлы, яңгырдан соң Җирдән пар...

Роза Шәрифуллина

Саескан

Саескан - ак кофтадан,

Кара шортигын кигән.

Һич оялмый, сикерә-сикерә

Күкәй урларга килгән.

Әфлисун

Каян уйны сизгәндер,

Әни әфлисун алган,

Кояштай балкып тора,

Күзләрне чагылдыра.

Әфлисунны бик шәпләп

Бүлеп куйдым барына.

Бу - әтигә, бу - әнигә,

Миңа һәм абыема.

Җәй

Көн болытлы, яңгырдан соң

Җирдән пар күтәрелә,

Киң басуның нәкъ өстендә

Бер тургай бөтерелә.

Рәхмәт итеп кагына ул

Яңгыр яудырган өчен,

Игеннәрне эсселектән

Исән калдырган өчен.

Гүзәл Кирамова

Әнием гөлләр ярата

Әнием гөлләр ярата,

Өе аның - гөлбакча.

Шул гөлбакча эчләрендә

Әнием - матур чәчкә.

Авылга кайтам сөенеп,

Әнием кочагына.

Әнием һәм чәчәкләрнең

Коенам нурларына.

Илүзә Галәветдинова

Гөрләвек

Бүген иртән тышка чыксам,

Түбәдән тамчы тама.

Кояш нурында җемелдәп,

Шаулап гөрләвек ага.

Тукта әле, кая таба

Чаба икән гөрләвек?

Кызык эзләп мин дә киттем

Гөрләвеккә ияреп.

Бер-беребез белән ярышып,

Шактый араны уздым.

Гөрләвек артыннан куып,

Дәрескә соңга калдым.

Гөлнара Сәйфуллина

Яз

Сыерчыклар кайтуга

Ясап куйдым оялар.

Тал ботагы да кададым,

Басып сайрарлар алар.

Иртән торып чыгуыма

Шундый матур сайрыйлар.

-Рәхмәт сиңа! - дия-дия

Җырлап оя сайлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев