Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районыбызның олуг юбилеена Азнакайда ике парк ачылды

Чал тарихлы Азнакай районы бүген оешуына 85 еллыгын, сәнәгатьнең төп тармагы булган "Азнакайнефть" идарәсе 60 еллыгын билгеләп узды. Әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, аның ярдәмчесе Наталья Фишман, ТР Мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльвира Зарипова, Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Ринат...

Чал тарихлы Азнакай районы бүген оешуына 85 еллыгын, сәнәгатьнең төп тармагы булган "Азнакайнефть" идарәсе 60 еллыгын билгеләп узды. Әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, аның ярдәмчесе Наталья Фишман, ТР Мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльвира Зарипова, Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Ринат Хәйров, "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Наил Мәганов катнашты.

Юбилей маршруты узган ел сафка баскан "Җиңү" паркыннан башланды. Кайчандыр ташландык бакчалар булган бу урын кыска гына вакыт эчендә танымаслык булып үзгәрде, халыкның яраткан ял урынына әйләнде. Республика һәм "Татнефть" җәмгыяте ярдәме белән (төзелеш якынча 52 млн сумга төшкән) бүген паркның икенче өлеше - "Гаилә" паркы ачылды. Ул чын гаилә бәйрәменә әверелде. Президентны озак еллар бергә тату гомер кичергән парлар, яңа өйләнешүчеләр сәламләде. "Өйләнешкән яшь парлар парады" да ямь өстенә ямь булды. Күптән түгел шәһәребездә "Коляскалар парады" узган иде. Анда катнашучылар азнакайлыларны үзләренең бай фантазияләре белән шаккаттырды. "Гаилә" паркын ачканда аларның һәрберсенә бүләкләр тапшырылды.

Татарстан Президенты Кара Елга буенда барган төзекләндерү эшләре белән дә танышты. Дүрт ярым гектар мәйданда апрельдән башлап августка кадәр эш тынып тормады: яр буйлары агач-куаклардан, чүп-чардан чистартылды, җәяүлеләр, велосипедчылар өчен юллар, сәнгатьле итеп күперчекләр салынды, яктырткычлар урнаштырылды, җирләр тигезләнеп, үлән чәчелде, декоратив агач-куаклар утыртылды.

Шәһәрнең уртасыннан агучы елга буен төзекләндерү өчен республика бюджетынан 20 млн сумнан артык, "Татнефть" җәмгыятеннән 17 млн сумга якын акча бирелгән.

Шулай ук хезмәт коллективлары, яшьләр, ветераннар - бар да биредә үз көчләрен керттеләр.

Азнакайның әлеге микрорайны рухи яңарыш үзәгенә әверелеп бара. Сап-сары нараттан салынган музей комплексы да узган ел гына калкып чыкты. Кунаклар биредә районның 85 еллыгы, "Азнакайнефть" идарәсенең 60 еллыгы уңаеннан ачылган тарихи экспозицияләрне, ачык һавадагы "Икмәк" музеен карадылар.

Юбилейга республикадан һәм нефтьчеләрдән тагын бер бүләк - Игелеклелек паркы. Ул Мәдәният йорты белән "Юбилейный" стадионы арасында урнашкан. Ике гектардан артык әлеге ял мәйданчыгы "Парклар һәм скверлар" республика программасы буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен узган ел төзелә башлады. Быел "Татнефть" ярдәме белән 10 млн сумга өстәмә җәяүлеләр юллары, спорт-уен мәйданчыклары, яктырткычлар урнаштырылган. Уен җиһазларының бер өлеше "Нефтемаш" заводы эшләгән.

Халык өчен уңай яшәү шартлары тудыру республика югарылыгында да, муниципалтетлар югарылыгында да төп юнәлеш һәм бурыч булып тора. Татарстан хөкүмәте шәһәр мохите тудыруга һәм экология мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Президент Фәрманы белән 2015 елны Парклар һәм скверлар елы дип игълан итү дә территорияләрне төзекләндерүгә, яшелләндерүгә өстәмә этәргеч бирде. Әлеге проект ярдәмендә узган ел республикада 75 яңа ял урыны төзелде, гамәлдә булганнары арасыннан 65 е - капиталь ремонтланды. Быел да бу юнәлештә эш дәвам итә һәм Азнакайда бүген ике паркның ачылуы - моның ачык мисалы.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Районының олуг юбилеена Азнакайда ике парк ачылды