Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Район инвалидлар оешмасының отчет-сайлау конференциясе узды

Азнакай районында 3526 инвалид исәпләнә. Аларның 274е балалар. Бу район халкының 7 проценты дигән сүз.

Конференция эшендә Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең ТР оешмасыннанЭльмира Шахвәлиева, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗевлар катнаштылар. Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе  Гөлнара Хәбибуллина инвалидлар җәмгыятендә 2021-2025 елларда башкарылган эшләр һәм алда торган бурычлар турында чыгыш ясады. Контроль-ревизия комиссиясе отчеты тыңланды. Конференциядә район инвалидлар оешмасы рәисе һәм идарә составы сайланды. Оешма җитәкчесе итеп ачык тавыш бирү юлы белән бертавыштан Хәбибуллина Гөлнара Мөнир кызын сайландылар. Биредә шулай ук Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте съездына делегатлар да билгеләнде. Җәмәгатьчелек эшчәнлегендә аеруча актив оешма әгъзаларын бүләкләү – конференциянең иң күңелле мизгелләре булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев