Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пенсия турында яшьтән уйла!

Шушы көннәрдә клиентлар хезмәтендә укучы яшьләрнең пенсия, финанс һәм социаль белемен күтәрү буенча мәгълүмати кампания старт алды.

Социаль фонд хезмәткәрләре “Тау” яшьләр үзәге белән берлектә Азнакай гимназия укучылары белән  интерактив дәресләр уздырып, пенсия хокуклары концепциясен, аның барлыкка килүен аңлаттылар. Булачак пенсияне кече яшьтән үк планлаштыруның,  “ак пенсия” алуның әһәмиятен ассызыкладылар.

 - Пенсия тупланмаларын  алдан ук туплый башлау  бик мөһим.  Кеше эшкә яраклы яшькә кергәннән соң, үзенең булачак пенсиясен туплый башларга тиеш. Күп кенә кешеләр: “Мин әле яшь, пенсиягә җитешәм әле”, – дип уйлыйлар һәм ялгышалар, – диде  клиентлар хезмәте җитәкчесе Миләүшә Фәһим кызы.

Чарада һәр катнашучыга “Бар да  уку һәм яшәү өчен булачак пенсия турында”  белешмәләр тапшырылды. Укучы яшьләргә  белем бирү ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

 Россия социаль фондының рәсми сайтында  мәктәп укучылары өчен  пенсияләр турында мәгълүмат бирә торган онлайн белем бирү ресурсы эшли.  Анда булачак пенсияләрне формалаштыру өчен бар да ачык һәм аңлаешлы итеп язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев