Спортта ориентлашсаң, тормышта адашмассың
Азнакай районы башлыгы гранты кысаларында спорт ориентлашуы ярышлары узды.
“Парус” спорт-туристлык базасында узган ярышларда мәктәп укучылары һәм политехника техникумы студентлары катнаштылар. Аларны бәйрәм белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат. Җиһаншин сәламләделәр.
“Безнең яшьләребез креатив һәм активлар. Алар кайда да сынатмыйлар, төрле ярышларда катнашалар, җиңү яулыйлар. Афәрин!, – диде яшьләрне тагын да җиңүгә рухландырып Марсель Зөфәр улы.
Азат Илдус улы ярышларның «Картография, топография, ориентлашу – тикшеренүче, яклаучы, галим күнекмәләре» проекты кысаларында узуын һәм аның максаты белән таныштырды. Проект Татарстан Республикасында 2024 елдан башлап гамәлдә. Ул цифрлаштыру шартларында пространстволы фикерләүне үстерә, гадәттән тыш хәлләр, хәрби хезмәт һәм экспедиция эше очракларында яшәү күнекмәләрен формалаштыра, шәхси һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итү күнекмәләрен формалаштыра, шулай ук гамәли дисциплиналар аша патриотик тәрбияне ныгыта.
“Тормышта төрле көтелмәгән хәлләр була. Нәкъ менә бүген үзләштергән күнекмәләр безгә һәм якыннарыбызга хәтта тормышыбызны да саклап калырга ярдәм итә. Иң әһәмиятлесе – һәммәсе дә әлеге чарага зур әһәмият бирә, мөһимлеген аңлыйлар. Әмма, Республика һәм район җитәкчелеге, шәхсән Марсель Шәйдуллин моңа әһәмият бирмәсә, бу ярышлар булмас та иде. Активлыгыгыз, гражданлык позициягез өчен сезгә зур рәхмәт. Азнакай районы һәрчак лидерлар рәтендә, беренче бишлектә бара. Болар барысы да азнакайлыларның уртак хезмәте, тырышлыгы нәтиҗәсе”, – диде Азат Җиһаншин.
Көн аяз, матур булды. “Ышанычлы ориентир” спорт ориентлашу ярышларында катнашу өчен спортчыларга җитез аяклар гына түгел, ә бәлки ныклы белем, ялкынлы йөрәк һәм әлбәттә ышанычлы дуслар да кирәк булды. Биредә көч, җитезлек, тизлек, чыдамлык сынала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев