Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Парапланда очучы азнакайлылар “Барысы да Җиңү өчен” акциясенә кушылдылар

Узган атнада Азнакайда “Барысы да Җиңү өчен” дигән хәйрия акциясе уздырылды.

Теләге булганнар Чатыр Тауда парапланда оча алды.

«Чарадан алган тәэсирләр көтелгәннән дә көчле булды. Җир өстеннән югары күтәрелгәч, һәркем очу иреген һәм әйләнә-тирә мохитнең матурлыгын җаны-тәне белән тойды дип уйлыйм. Иксез-чиксез киңлекләр, матур таулар, төрле төскә күмелгән агачлар – барысы да искиткеч бит! Парапланда очканнан соң барыбыз да  учакта әзерләнгән шулпа белән сыйландык, үлән чәе эчтек. Киләчәктә мондый чараларда катнашучыларның саны тагын да күбоәк булсын иде», – ди акцияне оештыручыларның берсе Данис Мусин.

Хәйрия чарасыннан кергән 22 мең сум акча үзебезнең солдатларга ярдәмгә җибәреләчәк.

Парапланда очучылар арасында Гөлназ Хәсәншина да бар иде. Бу аның парапланда беренче очуы.

«Ниһаять, минем күптәнге хыялым тормышка ашты! Чара югары дәрәҗәдә оештырылган, күңелем булып, һәркемгә рәхмәтле булып кайттым. Хәзер инде мин киләсе очуны түземсезләнеп көтәм», – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев