Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Монолит микрорайонында чыршы бәйрәме гөрләде

Бүген шәһәрнең Монолит микрорайонында яшәүче олысы-кечесе янә чыршы янына күңел ачарга җыелды

Чыршы бәйрәменә Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. Балалар Кыш бабайга һәм төрле әкият геройларына кушылып җырладылар, уйнап-биеп рәхәтләнеп күңел ачтылар. 
4 нче территориаль үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова аларның барысына да бүләкләр дә әзерләгән иде. 

- Каникуллар вакытында безнең микрорайондагы балалар мәйданчыгы шау-гөр килеп тора. Бүген менә икенче тапкыр чыршы бәйрәменә җыелдык. Һава торышы әйбәт, балаларның кәефе дә яхшы. Күңел ачу бәйрәмнәрен оештыруда катнашкан Яшьләр үзәге коллективына, иганәчеләргә, җирле депутатларга, чараларга һәрчак бердәм булып килгән Монолитта яшәүчеләргә рәхмәтлемен. Киләсе бәйрәм 6 гыйнварда узачак, барысын да чакырып калам, - ди Нурия Хаҗипова.

<iframe src="https://vk.com/video_ext.php?oid=-90985170&id=456240747&hash=c2e40f3822beaef6" width="640" height="360" frameborder="0" allowfullscreen="1" allow="autoplay; encrypted-media; fullscreen; picture-in-picture"></iframe>

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев