Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Милли йолаларыбыз. Нәүрүз килде, яз килде!

Март аен юкка гына шарт ае дип йөртмәгәннәр. Кояш нурлары кар көртләреннән челтәр үреп, урамнарда гөрләвекләр агуга карамастан, кыш хакимлегеннән баш тартырга җыенмый, юк-юкта буранлап, үзенең кырыс холкын күрсәтеп ала. 18 мартта шәһәребездә Нәүрүз бәйрәмен үткәргәндә дә ябалак-ябалак кар яуды. Әмма аңа карап бәйрәмнең һич яме китмәде. - Бүген, күрәсез,...

Март аен юкка гына шарт ае дип йөртмәгәннәр. Кояш нурлары кар көртләреннән челтәр үреп, урамнарда гөрләвекләр агуга карамастан, кыш хакимлегеннән баш тартырга җыенмый, юк-юкта буранлап, үзенең кырыс холкын күрсәтеп ала. 18 мартта шәһәребездә Нәүрүз бәйрәмен үткәргәндә дә ябалак-ябалак кар яуды. Әмма аңа карап бәйрәмнең һич яме китмәде.

- Бүген, күрәсез, ипи яуган көнне кышны озатып, язны каршылыйбыз. Дөньяларыбыз имин, табыннарыбыз мул, тәннәребез сихәт булсын. Алдыбызда зур бурыч - чәчү тора. Авыл хуҗалыклары кырга төшәргә тулысынча әзер дип әйтергә була. Аны уңышлы төгәлләп, Сабантуйларында шулай матур итеп очрашырга язсын, - дип район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов халыкны бәйрәм белән тәбрикләде.

Мәдәният йорты мәйданында сәнгатькәрләребезнең җыр-моңнары агылды, татар халык биюләре башкарылды. Өлкәннәр дә, нәни балалар да аларга кушылып җырлады, биеде, рәхәтләнеп күңел ачты. Ә мәктәп туклауны комбинаты һәркемне карга боткасы һәм кайнар чәй белән сыйлады.

- Без яшь чакта бәйрәмнәр бу кадәр дә күңелле узмый кебек иде. Бигрәк матур әзерләгәннәр. Оҗмах бит! - дип хис-тойгылары белән уртаклашты Нәҗибә апа Нуретдинова.

Яшь ярымлык улы белән бергә тамаша кылучы Гүзәл Гыйльфанова да шәһәрдәге чараларга яратып йөри икән.

- «Нәүрүз» - үзгә бәйрәм ул. Без халкыбызның милли гореф-гадәтләрен, йолаларын белеп үсәргә, туган телебез, туган җиребез белән горурланырга тиеш, - ди ул.

Бәйрәмнең йөзек кашы - ел да үткәрелә торган "Нәүрүз гүзәле" бәйгесен дә тамашачылар яратып карады. Җиде авылдан җиде гүзәл үзләренең осталыкларын, уңганлыкларын күрсәттеләр.

- Кызларның барысы да нык әзерләнеп килгәннәр, җиңүчене билгеләве бик авыр булды, - ди жюри рәисе, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин..

Быел "Нәүрүз гүзәле" титулына Әгерҗедән Альбина Хәбибуллина лаек булды.

- Бу бәйгедә икенче елымны катнашам. Былтыр "Иң уңган Нәүрүз гүзәле" исеме бирелгән иде. Үзем Алабуга педагогия институтында 2 нче курста укыйм. Киләчәктә химия-биология укытучысы булып, районга эшкә кайтасым килә, - ди Альбина.

Әйтерсең, Нәүрүз килгәнне генә көткән, бәйрәмнән соң кар-буран туктап, кояш чыкты. Ел фасыллары тулпарының дилбегәсе Яз кулына күчте.

Резеда ШӘРИПОВА

Бәйрәмнән күренешләр белән aznakaevo-rt.ru сайтында фотогалереяда таныша аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Милли йолаларыбыз. Нәүрүз килде, яз килде!