Мөхтәрәм дин кардәшләр, хөрмәтле азнакайлылар! Барчагызны да олуг һәм мөбарәк Корбан гаете белән котлыйм!
Барчагызны да олуг һәм мөбарәк Корбан гаете белән котлыйм! Без Корбан бәйрәмен зурлап, гаиләләребезнең, туганнарыбызның, күршеләребезнең күңелен күреп, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтенә, ризалыгына ирешергә тырышабыз. Раббыбыз биргән нигъмәтләргә шөкер итү, мохтаҗларга ярдәм итү, хәер- сәдакалар өләшү безне Аллаһы Тәгаләгә якынайта. Әлеге бәйрәм көннәрендә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан кардәшләребезгә, олы...
Барчагызны да олуг һәм мөбарәк Корбан гаете белән котлыйм!
Без Корбан бәйрәмен зурлап, гаиләләребезнең, туганнарыбызның, күршеләребезнең күңелен күреп, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтенә, ризалыгына ирешергә тырышабыз. Раббыбыз биргән нигъмәтләргә шөкер итү, мохтаҗларга ярдәм итү, хәер- сәдакалар өләшү безне Аллаһы Тәгаләгә якынайта.
Әлеге бәйрәм көннәрендә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәргә һәм авыр тормыш шартларында яшәүчеләргә битараф калмаска, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтергә тырышыйк.
Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә тәүфыйк- һидаять биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен.
Азат хәзрәт ТАЛИБУЛЛИН,
Азнакай районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев