Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Маяк" газетасы редакциясенә килгән хатлардан. Горурлыгым – туган ягым!

Мин Азнакайда туып-үскән һәм шунда гомер итүче апа. Бүгенге Азнакаем әле кайчан гына салам түбәле йортлары тезелеп киткән фәкыйрь генә авыл иде. Кырларда иген мул үсә, "Марат" колхозы гөрләп эшли, басу барлык яктан киртәләп алынган, Тымытык, Бөгелмә, Актүбә якларына капкалар бар иде. Авылыбыз үзенә күрә тере, тулыканлы тормышлы иде. Әтиләребезне,...

Мин Азнакайда туып-үскән һәм шунда гомер итүче апа. Бүгенге Азнакаем әле кайчан гына салам түбәле йортлары тезелеп киткән фәкыйрь генә авыл иде. Кырларда иген мул үсә, "Марат" колхозы гөрләп эшли, басу барлык яктан киртәләп алынган, Тымытык, Бөгелмә, Актүбә якларына капкалар бар иде. Авылыбыз үзенә күрә тере, тулыканлы тормышлы иде. Әтиләребезне, абыйларыбызны сугышка озаткан урын бүгенге көндә бик изге җир, анда һәйкәл тора, мәңгелек ут яна. Бөек Җиңү бәйрәмнәрен дә шунда каршылыйбыз.

Азнакай тарихында безнең төзүчеләрнең үз сукмагы бар. Шәһәребезнең беренче казыгын кагып, аны бүгенге хәленә китергән, матур кала салып биргән төзүчеләребезгә без бик рәхмәтлебез. Нәкъ менә алар тырышлыгы белән йортлары салам түбәле Азнакай авылы Татарстан нефть промышленносте үзәкләренең берсе булган индустриаль шәһәргә әверелде.

Азнакайдагы 1нче мәктәпнең 7 классын тәмамлагач, сырхауханәгә санитарка булып урнаштым, "Ашыгыч ярдәм" бинасында эшли башладым. Барлык биналар да бараклардан гыйбарәт, бер бүлек бер барактан тора иде. Җиде ел эшләгәннән соң, 1961 елда Азнакайда Пассажир автотранспорт предприятиесе ачылды һәм мин шунда кондуктор булып урнаштым. Беренчеләрдән булып боҗра маршрутлар ачтык, авылларга, районнарга да автобуслар йөри башлады, ул вакытта асфальт юллар да юк иде әле. 50 ел бик матур, яхшы эшләдек, зур уңышларга ирештек. Күчмә Кызыл байрак һәрвакыт безнең кулларда булды.

Быел август-сентябрьдә безнең оешма төзелүгә дә 55 ел тула. Мин, 34 ел гомеремне шул оешмага багышлаган хезмәт ветераны, әле дә аның өчен янып, горурланып яшәп ятам.

Чәчкә БАЯЗИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Маяк" газетасы редакциясенә килгән хатлардан. Горурлыгым – туган ягым!