Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Матур булсын дип, торган җир

Инсаф Солтанов торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә 23 елдан артык эшли. Бу вакыт эчендә әлеге тармак нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, ул сайлаган кыйбласына тугры калды. Башкортстанның Бакалы районы Сасы Күл авылы егете үзенең хезмәт юлын Азнакай бораулау эшләре идарәсендә башлап җибәрә. Аннан 89 нчы һөнәри лицейда укыта, 1985-87 елларда - КПСС...

Инсаф Солтанов торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә 23 елдан артык эшли. Бу вакыт эчендә әлеге тармак нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, ул сайлаган кыйбласына тугры калды.

Башкортстанның Бакалы районы Сасы Күл авылы егете үзенең хезмәт юлын Азнакай бораулау эшләре идарәсендә башлап җибәрә. Аннан 89 нчы һөнәри лицейда укыта, 1985-87 елларда - КПСС райкомының пропаганда һәм агитация бүлегендә инструктор, 1987-89 елларда шәһәр башкарма комитетында икътисади һәм социаль үсеш бүлеге мөдире була.

1989 елда торак хуҗалыгы производство тресты оеша һәм аның җитәкчесе итеп Инсаф Сәет улы билгеләнә. РФ торак-коммуналь хуҗалыгының 350 еллыгы уңаеннан 1999 елда трест Россия Федерациясенең юбилей Грамотасы белән бүләкләнә. Яңа икътисади шартларда нәтиҗәле эшчәнлеге өчен предприятие Бөтенроссия конкурсында икенче һәм өченче дәрәҗәдәге Дипломнарга лаек була. Болар җитәкченең оештыру осталыгы, үз эшенә җаваплы каравы, аны тирәнтен белүе хакында сөйли. Юкка гына аңа "Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелми.

2009 елдан Инсаф Сәет улы "28 нче квартал" торак милекчеләре ширкәте белән идарә итә. Ул күп фатирлы 25 йортны үз эченә ала. Ширкәттә 50 кеше эшли. Барлык белгечләрнең дә торак өлкәсендә зур тәҗрибәсе бар. Халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын контрольдә тоту, йортларга агымдагы һәм капиталь ремонт үткәрү, аларны ягулык сезонына әзерләү, ишек алларын төзекләндерү һәм яшелләндерү - болар җитәкченең һәрчак игътибар үзәгендә. Узган ел барлык йортларга гомуми җылылык энергиясен, кайнар һәм салкын суны исәпкә алучы җиһазлар урнаштырылды. Проблемаларны уртага салып хәл итү өчен фатир хуҗалары белән гомуми җыелышлар үткәрелә. Йортларда һәм подъездларда җаваплы кешеләр (старшие по дому, подъезду) сайланып куелган, халык белән эшләүдә аларның ярдәме зур. Җитәкче бигрәк тә инвалидлар, пенсионерлар, аз тәэмин ителгән гаиләләрнең гозерләрен уңай хәл итәргә тырыша. Коллективта аны киң күңелле, кеше хәленә керә белүче, ярдәмчел җитәкче булганга хөрмәт итәләр.

Ширкәттә ишек алды һәм микрорайон балалары өчен Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү матур традициягә әверелгән. Бергәләп чәй эчеп, кызыклы уеннар уйнап, иң активларны бүләкләп, үз тормышларын үзләре бизәп яшәргә омтылалар кварталда.

Предприятие шәһәрнең иҗтимагый-мәдәни тормышында актив катнаша. Хәйрия эшчәнлеге өчен Инсаф Сәет улына "Алтын йөрәкле кеше" исеме бирелгән.

Ул дүрт чакырылышта Азнакай шәһәр Советы депутаты булып сайлана һәм бюджет, салым, финанс һәм икътисад буенча даими комиссия рәисе.

15 октябрьдә Инсаф Сәет улы Солтановка 60 яшь тулды. Коллектив аны юбилее белән ихлас күңелдән тәбрикләп, алга таба да җаваплы эшендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, гаиләсендә иминлек, кадерләп үстергән 3 баласының һәм оныкларының игелеген, куанычларын күреп яшәвен тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев