“Маяк»ның яшь хәбәрчесе Бөтенроссия конференциясе призеры булды
Узып баручы ел яшь хәбәрчеләребездән тагын бер шатлыклы хәбәр алып килде.
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Лев Толстой исемендәге IX Бөтенроссия фәнни конференция-конкурсының көндезге туры узды. Бу масштаблы вакыйга Россиянең 36 төбәгеннән 528 тикшеренү эшен тәкъдим иткән 400гә якын катнашучыны җыйды.
Иң яхшылар арасында – яшь азнакайлы, хәзер Бөгелмәдә лицей-интернатта 9 класста укучы Ислам Гәрәев тә бар. Ул КФУның профессор-укытучылар составындагы экспертлар алдында үз эшен уңышлы яклады һәм II дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.
Быел Конференция аеруча бай эчтәлекле булды: рус, татар һәм чит ил әдәбияты, тел белеме, мәдәният һәм цифрлы технологияләр буенча 19 секция эшләде. Катнашучылар чыгышларга иҗади якын килделәр, хәтта үзләре ясаган экспонатларны һәм белем бирү уеннарын да тәкъдим иттеләр.
Ислам Гәрәев укуын журналистика белән бергә уңышлы алып бара, «Маяк» газетасының яшҗ хәбәрчесе булып тора. Үзенең уңышы белән ул редакция белән дә уртаклашты:
“Барлык «Маяк» коллективына ярдәмнәре һәм тәҗрибәләре өчен рәхмәт! Минем өчен бу татар журналистикасы белән бәйле номинация иде. Киләчәктә редакөиягә тагын да ешрак килермен, туган районыбыз Азнакай турында тагын да күбрәк язачакмын», – дип вәгъдә итте Ислам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев