Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көнчелек бәләсе. Халида Галимова

Телефонына смс килеп төшүгә Фаил ашыкмый гына ачып укый башлады...

Эш урыннары басуда булу сәбәпле, бик сөйләшеп, тә язышып та булмаганга, телефонга да сирәк күз сала ул. Тик менә хәбәрне укый башлауга басып торган җиреннән шап итеп артына утырды ул. Күрше хатыны Гөлнурның сүзләре бөтен аңын, бөтен җегерен алды.

- Синең сары марҗаң белән минем кара пәри безнең сарайда мәхәббәт куертып яталар. Үпкәләмә күп түздем, инде чыдар әмәлем калмады, син хуҗа була белмәдең, тагын бер күрсәм утын әртәнәсе белән сугып үтерәм, - дип язган иде хатын.

Фаилнең күз алдына теге атнада чәчен сарыга буятып, кашларын каралтып кайткан хатыны Фирая килеп басты. Менә кемнәр өчен кыланып йөргән икән кәнтәй марҗа. Әле ичмасам күзгә карап алдашып ята бит.

- И Фаилкәем, теге атнага коданың юбилее, синең янда күз өстендә каш булып йөрим әле, карткаем дип юхаланды бит. Әйе шул, соңгы вакытта бар сүзе картым да картым. Әә шулай мени әле, күрше Гөлнурның Радигы яшьрәкмени. Әйе шул чәче дә кара шул аның. Вәт мин җүләр, вәт сукыр дивана, күпме йөрешеп боларның кети-мети килгәнен аңлама инде. Фаил көчкә тын алып аякларына басты. Эш вакыты бетәргә әле өч сәгать бар. Тик ник дөньясы бетми кайтып китә Фаил. Хәзер үк шушы минутта ук кайтып өсләренә баса ул.Кара син Радигын кара елан булып арга кергән бит. Күрше имеш, дус имеш, бер чәкине икесе бүлешеп эчәләр иде бит. Үтерәм, икесен дә бәреп үтерәм. Айкала чайкала килгән Фаилне күрен бригадирлары Азат сәерсенеп калды.

- Ни булды, Фаил абый, төсең киткән? Әллә хатыныңа бер-бер хәл бармы. –дип сорады.

- Бар шул бар апаем, хатынның гомере беткән икән бит минем. Торса мин кайтып кергәнче торыр дип торам. Җибәр инде мине. Хет үз кулларым белән теге дөньяга озатыйм диде Фаил йодрыкларын йомарлап. Белә белгәннән бирле бик тыныч бу ирнең акайган күзенә, пеләшеннң уртасындагыторып баскан ике-өч  чәченә карап бригадир тиз тиз генә кулларын изәде.

- Бар бар Фаил абзый, андый хәл булгач бар. Эш бетүгә без дә килеп җитәрбез. Әнә минем шоферны ал да кайтып кит. Бу хәлдә рулгә утыра күрмә дип озатып җибәрде. Юк үз машинасы белән китте Фаил. Монда кем әйтмешли сбидителләр кирәкми. Кайтып кына җитсен, сарайдан теге сары чәченнән сөйрәп башта хатынын алып чыгачак. Аннан теге Радигын. Шул чак Фаилнең күңеленә шик төште. Карале, Радик бит мин сиңа әйтим сабантуй батыры. Бер йодрыгы бер тегермән ташы чаклы. Үгез чалганда ега алмаган нәсел үгезенә берне генә манды мөгез арасын, тегесе лап итеп тез чүкте. Шул йодырык үзеңә төшсә, мамыйнт умора буласын бит. Вот тегеләр рәхәтләнеп яши башлыйлар инде Фаил салган йортта. Әле машина да боларга кала бит. Фаилнең күз алдына Радик белән Фирачның көлешә-көлешә аның машинасында авыл буйлап үтеп китүе килеп басты. Юк лутчы үзем асылынам, ничек түзмәк кирәк бу гарлеккә. Яшәмим и баста. Әәә рәхәтләнерләр иде тегеләр тагын аның нигезендә. Радик аңың кармакларын алып балыкка китәчәк. Кызыгып хәле бетте бит инде аның кармакларына. Фираясы 23 февральгә алып биргән иде аны. Уу сары марҗа, юри алган, белгәндер әле шушы хәлләр килеп чыгасын. Мәрхүм әтисе һәрчак әйтә иде аны бар хатын-кыз да чегән нәселеннән дип. Белгән, шуңа акча да җәлләмәгән. Юк, үлми торсын әле. Тегеләргә ачу итепме, Радикның хатыны Гөлнурга өйләнә ул. Ут итеп яшәрләр тегеләргә үч итеп. Үз янында мышнап ятачак барҗа хәтле Гөлнурны күз алдына китергәч тәннәре чымырдап китте аның. Юк инде, үзе йокласын үз хатыны белән. Аның гырлаганы гына да Фаилләрнең җәйге верандасына ишетелә бит. Лутчы үз хатынын юк итәчәк ул. миңа да юк, теге сволочь Радикка да юк. Ну үзен төрмәгә утыртачаклар инде. Радик белән Гөлнур боларнын бәрәңге бакчасын үзләштереп булган алма, карлыганын җыеп, ишек алдындагы әйберләренә хуҗа булып типтереп яши инде көлешеп. Кайтып җиткәнче башы катты Фаилнең. Башта үз өенә сугылып алым дип ишеккә тотынса, кыстырылган язуны күреп алды. Калтыранган куллары белән ачып укый башлады.

- Фаил, мин кирәк әйберләрне алып киттем. Калганын балалар китерер Аш суыткычта, сыерны Гөлнур савар. Калганын үзең кара.

Әһә үз үзен белеп чыгып качкан бу. Ярар, яшәрбез, ничек тә яшәрбез.

Ишек төбендә нәрсә бар барсын тибеп очырып, ачудан чыдаша алмый котырынып ятканда, капкадан Гөлнурның башы күренде.

- Әә күрше кайткансың икән, беүзем ни эшләргә дә белми тора идем.

- Нәрсә тегеләр һаман сарайдамы диде Фаил ачуыннан буылып.

- Шунда инде, гел оят та. Юк курыкмыйларда, малай.

- Син теләсә нишлә мин үземнекен бәреп үтерәм.

- И, күршекәем, җан кою була бит. Синеке бүксә үстергән бит инде ул көчкә атлап йөри. Минеке ярар инде, агу бирсәң дә җәл түгел

- Ничек минеке бүксәле дә мени әле синекеннән.Фаил котырып сарай капкасыннан атылып керүгә ачык капкадан мыраулап ике мәче чыгып чапты.

- Менә. Менә әйттем бит мин сиңа тота торган да тыя торган да түгел боларны дип Гөлнур кулындагы эт савытын шул якка атты.

- Бөтен сарайны айкап чыккан Фаил килеп Гөлнурның халат якасыннан тотты

- Кая дим тегеләр, Фирая, белән Радик?

- Син нәрсә тилердеңме әллә. Нинди Фирая? Оныгың чирләп киткән,Фираяны киявең килеп алды. Зәпискә калдырам дигән иде бит. Радик эштә бу вакытта ничек өйдә булсын ул.

Ул булса бу синең сары мәчең белән минем кара тәре бу хәтле юнсезләнмәсләр иде. Сарайдагы асып куйган тозлы казга менгәннәр бит шуңа ачуым килеп сиңа язган идем. Ярар инде, мәче үтергән кешенең кулы тәмсез була диләр. Син бит бөтен авылыбызның мал чалучысы. Ярар инде соңгы каз булмас. Менә Радигым кайтса сарай астына такта белән бикләтәм, Алла бирсә,- дип өенә таба атлады. Үзенең көнчелегенә,тилелегенә исе киткән Фаил ни еларга, ни көләргә белми чирәмдә бер берсенә сыенып яткан үзенең сары, күршеләрнең кара мәчеләренә карап утырып калды.

Халида Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

5

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев