Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күңелләрне очындырды лагерь

Җәйнең ике ае сизелми дә узып китте. Берәүләр дүрт стена эчендә бикләнеп ятаканда, икенчеләр дөньяны танып-белергә омтыла. Аларның максаты - каникулларны онытылмаслык итеп үткәрү. Сезгә Ык буенда "Патриот" палаткалы лагерында уздырган бәхетле көннәрем турында сөйлисем килә. Быел монда ике смена оештырылды. Соңгысында 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге 11 бала...

Җәйнең ике ае сизелми дә узып китте. Берәүләр дүрт стена эчендә бикләнеп ятаканда, икенчеләр дөньяны танып-белергә омтыла. Аларның максаты - каникулларны онытылмаслык итеп үткәрү.

Сезгә Ык буенда "Патриот" палаткалы лагерында уздырган бәхетле көннәрем турында сөйлисем килә. Быел монда ике смена оештырылды.

Соңгысында 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге 11 бала ял иттек. Атна дәвамында без берничә тапкыр Ык буйлап йөздек, парапланда очарга әзерләндек.

Шулай ук пневматик мылтыктан атарга, учак ягарга өйрәндек, ишкәк ишү буенча ярышлар оештырдык. Иртәләрен берничә чакрым йөгердек, кичләрен учак янында гиатра моңына кушылып җырлап утырдык.

Лагерьда төп остазыбыз "Азфлай" клубы җитәкчесе Данис Мусин булды. Ул безгә парапланда очу серләрен төшендерде. Тренер белән бергә биредә очышлар еш ясала. Кызганычка каршы, һава шартлары бу юлы безгә андый мөмкинлек бирмәде. Әмма бер очып караган кеше кичергән хисләрен мәңге онытмый.

- Һавада үзеңне ирекле кош кебек тоясың. Бар борчулар, уйлар онытыла. Тәнең белән бергә җаның да күккә аша кебек, - ди өченче елын парапланеризм белән шөгыльләнүче Әдилә Батыршинова.

Атна буе без табигать кочагында булдык. Күз алдына китерегез: агач яфраклары җилдә салмак кына лепердиләр, берсеннән-берсе уздырып, кошлар сайрый, бормаланып аккан Ык суында ак болытлар йөзә... Монда шәһәр ыгы-зыгысыннан арынып, үзең дә шушы хозурлыкта эрисең.

Зөлфия ХӘМИТОВА, яшь хәбәрче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күңелләрне очындырды лагерь