Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казаннан Германиягә кышын да очып булачак

Җәй аенда ачылып, пассажирлар арасында шактый уңыш казанган Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан рейслары көзен һәм кышын да хезмәт күрсәтәчәк. Очышлар, җәйге сезондагы кебек, атнасына ике тапкыр - дүшәмбе һәм җомга көннәрендә булачак. Казаннан очу вакыты - 10.00дә, Франкфуртка барып җитү вакыты - 13.20. Ә кире кайта торган самолет Франкфурттан...

Җәй аенда ачылып, пассажирлар арасында шактый уңыш казанган Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан рейслары көзен һәм кышын да хезмәт күрсәтәчәк.

Очышлар, җәйге сезондагы кебек, атнасына ике тапкыр - дүшәмбе һәм җомга көннәрендә булачак. Казаннан очу вакыты - 10.00дә, Франкфуртка барып җитү вакыты - 13.20. Ә кире кайта торган самолет Франкфурттан 14.55 сәгатьтә кузгала, аның Казанга очып төшү вакыты - 19:55. Барлык очышлар да Airbus A320 һава судноларында башкарыла. Искәртеп узыйк: очып китү һәм аэропортка төшү сәгатьләре җирле вакыт буенча күрсәтелгән.
- Бу маршрутны җәелдерү максатыннан партнерыбыз «Аэрофлот» компаниясе белән шактый зур эш башкарылды, - дип сүзен башлады "Казан" халыкара аэропорты җәмгыятенең генераль директоры Алексей Старостин. - Җәйге сезонның нәтиҗәләре Казан - Франфурт-на-Майне - Казан рейсына Татарстан һәм күрше төбәкләрдә яшәүчеләр арасында ихтыяҗ булуын күрсәтте. Шуңа да очыш программасын көзге-кышкы расписание вакытында да дәвам итәргә булдык.
Әлеге рейс бүген Татарстан республикасы белән Германияне генә тоташтырып калмый. Чөнки Франкфурт-на-Майне аэропорты Европа, Америка һәм Африканың 35 шәһәре белән аралашырга мөмкинлек бирә. Бер самолеттан икенчесенә күчкәндә аэропортта көтеп утыру вакыты 1дән алып 3 сәгатькә кадәр тәшкил итә.

Шул сәбәпле, Казан - Франкфурт-на-Майне - Мадрид, Казан - Франкфурт-на-Майне - Афины, Казан - Франкфурт-на-Майне - Мальта, Казан - Франкфурт-на-Майне - София рейслары башкарыла. Бу очракта пассажирның кулына ике билет бирелә. Франкфуртка килеп төшү белән, юлчы багажын алып, башка рейска теркәлә. Тоташу (стыковочные) рейсларын "Аэрофлот"ның партнерлары башкара. Андый очрак булганда, Казанда ук багажны тапшырып, аны ахыргы пунктта гына алырга мөмкин.
Хәзерге вакытта "Аэрофлот" ширкәте Казан - Франкфурт-на-Майне - Рим, Казан - Франкфурт-на-Майне - Милан, Казан - Франкфурт-на-Майне - Лондон, Казан - Франкфурт-на-Майне - Париж юнәлешләрен ачу мәсьәләсен дә хәл итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казаннан Германиягә кышын да очып булачак