Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Идән таптаган күршесен үтергән яшь хатын-кызга карата хөкем карары чыгарылган

Канлы вакыйга исә кечкенә гаиләлеләр өчен төзелгән йортта булган Кечкенә гаиләлеләр өчен төзелгән йортта 2 яшьлек кызы белән яшәгән 19 яшьлек хатын-кызның күршесе 32 яшьлек ир-ат була. Аның бик эчеп йөрүен яшь ана өнәп бетерми. Вакыйга булган көндә исә хатын янына ике дус кызы килә. Дусларның берсе бала белән өйдә...

Канлы вакыйга исә кечкенә гаиләлеләр өчен төзелгән йортта булган

Кечкенә гаиләлеләр өчен төзелгән йортта 2 яшьлек кызы белән яшәгән 19 яшьлек хатын-кызның күршесе 32 яшьлек ир-ат була. Аның бик эчеп йөрүен яшь ана өнәп бетерми. Вакыйга булган көндә исә хатын янына ике дус кызы килә. Дусларның берсе бала белән өйдә кала, икенчесе белән яшь ана кафега китә һәм аннан иртәнге сәгать бишенче ярты тирәсендә генә кайта. Торагына кергәч, ул күршесенең ботинкасыннан төшкән пычрак эзләрне күрә, кухнядан пычак алып аның бүлмәсенә керә дә йоклаган ир-атка күп тапкырлар бөтен гәүдәсе буйлап кадый. Тавышка кергән иптәш кызының, ашыгыч медицина ярдәме чакыртыйк, диюенә, ятсын, бераз ял итсен, дип җаваплый. Аннан соң кызын киендереп, үзенең танышы белән урамга чыгып китә. Кыз ашыгыч медицина ярдәмен фатирына кайткач, җиденче яртыда гына чакыра, әмма табиблар иргә ярдәм итә алмый, дип яза "Челнинские известия".

Гаебен хатын-кыз таный, суд карары игълан ителгәндә күзләреннән яшь коеп тора. Суд яшь ананы 8 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара. Бала исә әбисенә тәрбиягә тапшырыла.

Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/02/27/106756/сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Идән таптаган күршесен үтергән яшь хатынкызга карата хөкем карары чыгарылган