Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды

"Маяк" газетасын даими укып баручылар күреп, белеп торалар: безнең район ветераннарын Башкортстанның Туймазы районындагы чордашлары белән тыгыз элемтәләр бәйли. Җәй уртасында алардан 30 кешелек төркем Азнакайда һәм Актүбәдә булып, зур тәэсирләр алып киткәннәр иде. Дусларыбызның чакыруы буенча күптән түгел без дә җавап визиты ясадык. - Сезне уңдырышлы Туймазы җирендә сәламлибез,...

"Маяк" газетасын даими укып баручылар күреп, белеп торалар: безнең район ветераннарын Башкортстанның Туймазы районындагы чордашлары белән тыгыз элемтәләр бәйли. Җәй уртасында алардан 30 кешелек төркем Азнакайда һәм Актүбәдә булып, зур тәэсирләр алып киткәннәр иде. Дусларыбызның чакыруы буенча күптән түгел без дә җавап визиты ясадык.

- Сезне уңдырышлы Туймазы җирендә сәламлибез, кадерле туганнар. Бу җир безне ашата, туендыра. Безнең төбәк үзенең помидор принцессалары, кыяр корольләре белән дан тота. 2017 елда биредә кара алтын чыгарыла башлауга да 80 ел тула, - дип каршылады азнакайлыларга яхшы таныш булган район ветераннар советы рәисе Адонис Фазуллин.

Экскурсиябез районның горурлыгы, үзгә бер бизәге булып торучы "Розалар үзәне"ннән башланды. 10 гектар мәйданда җәйрәп яткан иксез-чиксез гөлбакчада меңләгән розалар чәчәккә күмелеп утыра. Монда әзерләнгән үсентеләр меңләгән һәвәскәр бакчачыларның өй тирәләрен гүзәллеккә, ямьгә төрә. Үз тирә-юнен генә түгел, ерак өлкәләрне дә затлы чәчәкләр, кыяр, помидор ише яшелчәләр белән тәэмин итеп торучы күршеләребезгә хөрмәт белән баш иясе килә. Юл буйларында, авыл эчләрендә, ихата кырыйларында чисталык, орлык коеп утыручы чүп үлән плантацияләре булмау да - үрнәк алырлык.

Туймазы шәһәре белән танышу вакытында Геройлар аллеясенә тукталдык. Монда Азнакай районында Бүләк авылында туган, Туймазыда яшәгән Советлар Союзы Герое Фәйзулла Әһлетдинов бюсты торуы ике районны тагын да берләштерә сыман тоелды.

Сәфәребезнең төп пункты Собханкул авылы иде. Мәдәният йорты алдында безне җыр, бию, музыка белән каршыладылар. Ике республика чордашларының очрашуы тамаша залында барды. Азнакай районы ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, Актүбә бистәсе башлыгы урынбасары Илһам Мөхәммәтҗанов, бистәнең ветераннар советы рәисе Роза Мәхмүтова җитәкчелегендәге делегациябезне Туймазы районы башлыгы урынбасары Сергей Подоприхин сәламләде, үз районы турында сөйләде.

Монда тарихи вакыйга булды: Азнакай һәм Туймазы районнарының ветераннар оешмалары арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Истәлекле бүләкләр, сувенирлар алыштык, Собханкул пенсионерларының мәдәни һәм спорт тормышы, патриотик акцияләре, бәйрәмнәре турында бик яхшы видеофильм карадык. Тынгысыз җанлы Венера Халикова оештырган Кино музее белән танышу, авыл үзешчәннәренең концерты да җылы тәэсирләр калдырды.

Аннан соң без Ветераннар аллеясенә юнәлдек. Ленин һәйкәленә, Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәм әфганчылар хөрмәтенә куелган обелискларга, фин һәм Ватан сугышларында катнашкан, тыныч тормышта Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган легендар шәхес - Рәфгытдин Әюпов бюстына тере чәчәкләр салдык.

Кандра күле белән дан тотучы Туймазы районына барып, шушы күлгә килми калу мөмкин түгел, әлбәттә. Без дә бардык, су буенда ял иттек. Безне каршылаган, озата йөргән Адонис Фазуллинга, азнакайлыларның якын дустына әйләнгән Фәнис Гариповка, Собханкул авылы җитәкчеләренә, мәдәният йорты хезмәткәрләренә һәм, әлбәттә, бу сәфәрне оештыру өчен күп көч куйган җитәкчебез Миргасим Кәримовка зур рәхмәтебезне әйтәсе килә.

Очрашып, аралашып, без бер-беребездән үрнәк алабыз, яңа идеяләр, фикерләр туплыйбыз. Бу сәфәребез, гәрчә андый максат куймаса да, патриотик хисләрне кузгатты. Кандрада ике һәйкәлгә исебез китте. Бер эшмәкәр Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә, исемләп язып, үз акчасына обелиск куйган (1,5 млн.га төшкән, диделәр), нинди изге эш эшләгән! Тагын бер гаиләдә абыйлы-энеле өч туган сугыш авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән, сынмаган, сыгылмаган Анага искиткеч һәйкәл ясаган. Чын-чынлап сокландык.

Кунак ашы кара-каршы, дигән әйтем бар. Хәзер без Туймазы ветераннарын 9 сентябрьдә Азнакайда традицион "Әбиләр чуагы" бәйрәмендә көтәбез. Чакырып кайттык.

Нәсимә КАМАЛИЕВА, район ветераннар советы әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды