Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды
"Маяк" газетасын даими укып баручылар күреп, белеп торалар: безнең район ветераннарын Башкортстанның Туймазы районындагы чордашлары белән тыгыз элемтәләр бәйли. Җәй уртасында алардан 30 кешелек төркем Азнакайда һәм Актүбәдә булып, зур тәэсирләр алып киткәннәр иде. Дусларыбызның чакыруы буенча күптән түгел без дә җавап визиты ясадык.
- Сезне уңдырышлы Туймазы җирендә сәламлибез,...