Бүген авылда гаҗәеп күңелле бәйрәм узды.
Районыбызның "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы әгъзалары, авылның яше- карты катнашында Хөснуллиннар гаиләсе карап-яшәтеп торган иң матур, саф сулы чишмәгә Әгъләм чишмәсе исемен бирделәр.
Халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен яңарткан, райондашларны күрештергән бәйрәм вәгазь-догаларга да, җыр-моңга да, уен- тамашаларга да бай булды. Бу хакта тулырак язманы газетабызның алдагы саннарының берсендә укый аласыз.
Нет комментариев