Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Чәчү тәмамланырга күп калмады

Районда кыр эшләренең иң кызу чоры. Бу аңлашыла да "Язгы бер көн елны туендыра", - диләр бит. Бүген 48 мең гектарда, яки чәчеләсе мәйданның 74 процентында эш башкарылган инде. Арпа, солыны чәчү эшләре тулысынча тәмамланган. Язгы бодай, бөртеккә кукуруз, көнбагыш кебек соңгы культуралар гына калып килә. Соң өлгерүен истә тотып,...

Районда кыр эшләренең иң кызу чоры. Бу аңлашыла да "Язгы бер көн елны туендыра", - диләр бит. Бүген 48 мең гектарда, яки чәчеләсе мәйданның 74 процентында эш башкарылган инде. Арпа, солыны чәчү эшләре тулысынча тәмамланган. Язгы бодай, бөртеккә кукуруз, көнбагыш кебек соңгы культуралар гына калып килә. Соң өлгерүен истә тотып, көнбагыш, кукуруз кебек культураларны чәчү темплырын көчәйтергә кирәк. Азнакай игенчеләре моны яхшы аңлап эш итә. Бүген көнбагыш чәчү мәйданы 20 процент кына калып килә.

Чәршәмбе көнне "Стәрле" ҖЧҖ игенчеләре районда иң беренчеләрдән булып язгы чәчү кампаниясен төгәлләделәр. Язгы бодай (200 га); арпа (340 га); борчак (40 га); кукуруз (300 га), терлек азыгы культуралары (735 га); берьеллыклар (530 га) көнбагыш (100 га) чәчелгән. Барлыгы 2245 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылган. Аларның эзенә басып "Закирова Л." хуҗалыгында да чәчү эшләрен төгәлләделәр. Менә-менә "Тукай ис." , "Социалистик Хезмәт Герое Кәримов Ф. Ш. ис." , "Габдрахманов Л." хуҗалыклары да чәчүне тәмамларга торалар. "Союз-Агро", "Азнакай"АФ" хуҗалыкларында да кыр эшләре оешкан һәм югары темпларда бара. Тик менә "Кәлимуллин И." һәм "Шәвәлиев З." хуҗалыкларында эшнең сүлпән баруы борчу тудыра.

- Язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлау өчен бар мөмкинлекләребез дә бар, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов. - Чәчүне бер атна дәвамында тулысынча тәмамлау бурычын куябыз. Хәзер төп игътибарны "яшел янгын"га каршы көрәшкә юнәлтәбез. Тиз арада тиешле чаралар күрмәсәң, матур булып тишелеп килгән үсентеләрне чүп үләннәре баса. Шуңа күрә, соңармыйча чүп үләннәре, корткычларга каршы көрәш чаралары уздырырга, җирне йомшарту, яңа тишелеп чыккан үсентеләрне тырмалау, яфрактан тукландыру кебек эшләрне башкарабыз, гербицид, инсектицидларыбыз җитәрлек. Ярдәм кирәк булган хуҗалыкларга ярдәм итәчәкбез.

Соңгы көннәрдә терлекчеләребезнең уңышлары аеруча куанычлы. Азнакайлылар көн саен эш темпларын арттыра баралар һәм бүген 113 тонна сөт савалар. Бу узган ел белән чагыштырганда 8 тоннага күбрәк. Бер сыерга савып алынган сөт 14,5 литр туры килә. "Союз-Агро" , "Азнакай" АФ", "Марс", "Социалистик Хезмәт Герое Кәримов Ф.Ш. ис.", "Чатыр тау", "Габдрахманов Л.Г.", Мөстәкыймов ис." хуҗалыклары сөт савып алуны узган ел белән чагыштырганда нык арттырганнар. Аларның күпчелегендә бер сыерга көнлек савым 16 литрдан да артып киткән. Мондый темплар белән барганда Азнакай терлекчеләре көнлек савымны 120 тоннага кадәр җиткерү бурычын куялар.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чәчү тәмамланырга күп калмады