Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәм кайтавазы. Актүбә гөрләде

Яңгыр фаразлаган булсалар да, 8 май көнне Актүбәдә көн кояшлы торды. Әйтерсең табигать тә бу олуг бәйрәмне көтеп алган иде. Иртән үк көн куанычлы вакыйгадан башланды: фронтовик Гаяз Шиһаповның тол хатыны Нәфисә Абдулла кызына яңа йорттан фатир ачкычы тапшырылды. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, бистә башлыгы Роза Галеева аңа изге теләкләрен...

Яңгыр фаразлаган булсалар да, 8 май көнне Актүбәдә көн кояшлы торды. Әйтерсең табигать тә бу олуг бәйрәмне көтеп алган иде. Иртән үк көн куанычлы вакыйгадан башланды: фронтовик Гаяз Шиһаповның тол хатыны Нәфисә Абдулла кызына яңа йорттан фатир ачкычы тапшырылды. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, бистә башлыгы Роза Галеева аңа изге теләкләрен ирештереп, яңа нигездә сау-сәламәт, бәрәкәттә яшәвен теләделәр.

Аннары җитәкчеләр һәм бистә ветераннары, күкрәкләренә георгий ленталары таккан, кулларына яуда һәлак булган, инде арабыздан киткән фронтовиклар, тыл фидакарьләре - якыннары сурәтләрен тоткан олысы-кечесе "Үлемсез полк" сафларында урамнар аша үтеп, Җиңү бәйрәме узачак Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемен йөрткән паркка җыйналдылар.

Бистә үзешчәннәре, Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йорты, сәнгать мәктәбе иҗат коллективларының сугыш чоры җырлары, Бөек Җиңү вакыйгалары чагылган чыгышлары кемне генә дулкынландырмады икән?! Биредә шулай ук мәктәп укучыларының хәрби сафларда җыр белән үтүе күңелләрдә патриотик хисләр өерен кузгатты.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, бистә башлыгы Роза Галеева, республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнгы Рәдиф Камалеевның бәйрәм белән котлап чыгышларыннан соң дәһшәтле сугышта батырларча һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Алар хөрмәтенә салют яңгырады.

Бәйрәм концерты барганда халык солдат боткасыннан авыз итте, Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап үткәрелгән 19нчы җиңел атлетика эстафетасында катнаштылар, күпләр аны тамаша кылып хозурланды.

Кичен парк янә җыр-моңга күмелде. Кичке күкне бәйрәм салюты яктыртты. Батыр яугирләрне данлап "Хәтер шәме" сафлары үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәм кайтавазы. Актүбә гөрләде