Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Буш вакыт файдалы уза

Һәр укучы күңелендә беренче укытучысы онытылмас эз калдыра. Безнең дә Гүзәл апабыз белән үткәргән елларыбыз сагынып искә алырлык. Бергәләп Боз сараена, бассейнга йөрдек. Аның ярдәмендә төрле конкурсларда катнаштык. Сөенечкә, аның белән башлангыч класслардан соң да аерылышмадык. Гүзәл Хәбибуллина хәзер дә безнең класс җитәкчебез, шул ук вакытта математика һәм информатика фәннәрен...

Һәр укучы күңелендә беренче укытучысы онытылмас эз калдыра. Безнең дә Гүзәл апабыз белән үткәргән елларыбыз сагынып искә алырлык.

Бергәләп Боз сараена, бассейнга йөрдек. Аның ярдәмендә төрле конкурсларда катнаштык. Сөенечкә, аның белән башлангыч класслардан соң да аерылышмадык. Гүзәл Хәбибуллина хәзер дә безнең класс җитәкчебез, шул ук вакытта математика һәм информатика фәннәрен дә укыта.

Аңа сокланмый мөмкин түгел: биергә дә, җырларга да оста, матур итеп курайда уйный. Үзе белгәннәрне безгә дә өйрәтә. Шулай итеп, классыбыздан курайчылар ансамбле оештырды.

Безнең уңышларыбыз да бар. 2010 елда Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан үткәрелгән район конкурсында -1 нче урынны яуладык. "Чулпан-2010" конкурсында тимурчылар отрядыбыз дипломант булды. 2011 елда курайда уйнап һәм классташыбыз Илүзә Мөхәммәтшина башкаруындагы җыр белән "Без бергә" республика фестиваленең район этабында шулай ук беренчелеккә чыктык.

Мәдәният йортында үткәрелгән кичәләрдә дә бик теләп чыгыш ясыйбыз. Сәхнәгә чыгу өчен костюмнар кирәк, бу яклап безгә авылыбыз тегүчесе Тәнзилә Сәгытдинова ярдәмгә килә. Мәдәният йорты җитәкчеләре Зилә Шәйхетдинова, Лениза Сөнәгатова да безне төрле киемнәр белән тәэмин итә. Элек курайлар хәзерге кебек сатуда юк иде, аларны безгә Гүзәл апаның әтисе Миннесәгыйр абый чаңгы таягыннан ясап бирде.

Уналтынчы елын балалар укыту һәм тәрбияләүдә Гүзәл апага төрле укучылар очрагандыр. Әмма без, аның укучылары, мәктәбебездә Гүзәл апа булу белән бәхетлебез, чөнки укудан тыш вакытыбыз файдалы һәм күңелле уза.

Илүзә Хисмәтова, Югары Стәрле урта мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев