Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Биргән вәгъдәләрегез гомерлек булсын

Азнакайда менә берничә ел инде матур традиция яшәп килә. Биредә гражданлык хәле актларын теркәү өчен мөрәҗәгать иткән һәр йөзенче гариза бирүчене: 100нче никахны теркәүче яшь парны, шулай ук 100нче баланы теркәүче бәхетле ата-ананы хөрмәтлиләр.

Узган атнада шәһәребезнең Никахлашу сараенда тантаналы рәвештә Рәилә һәм Рәзил Абдуллиннарның  никахларын теркәделәр.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин яшь парга истәлекле бүләк тапшырды һәм яшь гаиләгә бәхетле гаилә тормышы, иминлек һәм теләкләре тормышка ашуларын теләде.

– Сезне бүгенге якты бәйрәмегез – кызыл туегыз белән чын күңелдән котлыйм! Мәхәббәт хисләрен сүндермичә, гомер буе бер-берегезне хөрмәт итеп, яратып, аңлап яшәгез. Бәхетле булыгыз! – диде ул.

ЗАГСның тантаналы залында чын дулкынлану хөкем итә. Тынлыкны Мендельсон маршы һәм кунакларның пышылдавы гына бүлә. Никахны рәсми теркәү – пар йөрәкнең мәхәббәтен һәм тугрылыгын, бергә узасы юлның башлануын чагылдыру  билгесе ул. Бәхетле яшьләрнең йөзләре балкый, ә күзләрендә наз, ярату хисе... Егет һәм кыз өчен мөһим саналган дулкынландыргыч чара исә сөю белән тулган ике йөрәкне ешрак тибәргә мәҗбүр итә.

Яңа өйләнешкәннәр «әйе» сүзен һәм бер-берсенә тугрылык антын әйткән мизгел чын мәгънәсендә сихри һәм мәңгегә истә кала. Яшьләрнең хисләре бүлмәне җылылык белән тутыра, нурга төрә кебек. Бу мизгелдә вакыт туктап кала һәм тирә-юньдә  бәхет кенә тантана итә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев