Яңа ел - могҗизалар көткән, теләкләрнең кабул булган чагы. Бу көннәрдә күңелләр дә бары тик изгелек-игелекләр белән генә тула. Язмыш тарафыннан кыерсытылган (физик мөмкинлекләре чикләнгән) балаларга шатлык-сөенеч өстәү җаннарны аерата сафландыра. Әнә шундый изге гамәлләрне ай буена дәвам иткән район башлыгы Марсель Шәйдуллин бүген шәһәребездә яшәүче Галиевлар, Габидуллиннар, Гомәровлар гаиләләрендә...
Яңа ел - могҗизалар көткән, теләкләрнең кабул булган чагы. Бу көннәрдә күңелләр дә бары тик изгелек-игелекләр белән генә тула. Язмыш тарафыннан кыерсытылган (физик мөмкинлекләре чикләнгән) балаларга шатлык-сөенеч өстәү җаннарны аерата сафландыра. Әнә шундый изге гамәлләрне ай буена дәвам иткән район башлыгы Марсель Шәйдуллин бүген шәһәребездә яшәүче Галиевлар, Габидуллиннар, Гомәровлар гаиләләрендә булып, Риваз, Илнур, Булатны Яңа ел белән котлап, Кыш бабай күчтәнәчләре өләште.
Нет комментариев