Тавыш бирү иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр уздырыла.
Бүген – алдан тавыш бирү көне. Әлеге мөһим сәяси чара барышында Азнакайда 10 санау участогы эшли. Аларның бишесе шәһәрдә - 6 нчы һәм 1 нче мәктәптә, боз сараенда, Балалар иҗаты йортында, “Дельфин” бассейнында, берсе Актүбәнең Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йортында, калганнары Чалпы, Тымытык, Кәкре Елга һәм Мәлбагыш авылларында урнашкан.
Тавыш бирү иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр уздырыла.
Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә 8 сентябрьдә узачак ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлавына “Бердәм Россия” партиясеннән кандидатлар исемлеге төзеләчәк.

Нет комментариев