Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Беркем дә, берни дә онытылмый. Мәңгелек ут эстафетасы старт алды

Бөек Җиңү көненә дә санаулы көннәр генә калып бара. Бүген без сугышта илебез тынычлыгын яулап көрәшкән, батырларча һәлак булган якташларыбыз алдында баш иябез, аларның якты истәлеген күңелләрдә яңартабыз. "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлеге Җиңүнең 71 еллыгын каршылап, районыбызда Мәңгелек ут эстафетасы үткәрә. 25 апрель көнне шәһәребезнең Җиңү мәйданында Мәңгелек ут...

Бөек Җиңү көненә дә санаулы көннәр генә калып бара. Бүген без сугышта илебез тынычлыгын яулап көрәшкән, батырларча һәлак булган якташларыбыз алдында баш иябез, аларның якты истәлеген күңелләрдә яңартабыз. "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлеге Җиңүнең 71 еллыгын каршылап, районыбызда Мәңгелек ут эстафетасы үткәрә. 25 апрель көнне шәһәребезнең Җиңү мәйданында Мәңгелек ут янында эстафетага старт бирелде. Тантанада район җитәкчеләре, депутатлар, азнакайлылар, "Яшь гвардия" активистлары катнашты.

Мәңгелек уттан факелга очкын алган яшьгвардиячеләр аның белән авыл биләмәләренә кузгалды. Беренче тукталыш - Мәсгут авыл биләмәсендә. 28 апрельдә тантана Урманайда узачак. Әнә шулай бу очкын авыл биләмәләрендәге һәйкәлләргә күчеп, эстафета 5 майга кадәр дәвам итәчәк. Эстафета барышында Җиңү солдатларын, тыл фидакарьләрен, сугыш чоры балаларын данлыйбыз, алар белән очрашулар үтә, яу кырында һәлак булган батырларыбыз, инде арабыздан киткән ветераннар хакында хәтерләрне яңартып чаралар оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Беркем дә, берни дә онытылмый. Мәңгелек ут эстафетасы старт алды