Бәйрәм күчтәнәче, бәйрәм кәефе...
Азнакайда бу көннәрдә Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә
Зур өметләр белән көтеп алган тылсымлы бәйрәм шатлыгыннан, Кыш бабай күчтәнәчләреннән беркем дә, бигрәк тә балалар читтә калырга тиеш түгел. Әле менә шушы көннәрдә “Тау” яшьләр үзәгендә тәрбиягә алынган, яңа гаиләләрдә әти-әни назын тойган балалар өчен бик матур Яңа ел бәйрәме узды.
Бәйрәмгә килүчеләрне Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин шәхсән үзе тәбрикләде, иң изге, матур теләкләрен җиткерде. Сабыйларның бәхетле, тәүфыйклы булып үсүләрен теләде. “Тау” яшьләр үзәге коллективы көче белән әзерләнгән “Лабубу и тайны ледяного ключа” дип исемләнгән театраль тамашадан һәммәсе бик канәгать калды. Йомшак игелекле Лабубу, Кар кызлары, Кыш бабай, Убырлы карчык, Бүре, Кыш бабай, балаларны чын тылсымлы әкият дөньясында кунак иттеләр. Балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен дә күрсәттеләр: кем шигырь сөйли, кем җырлый... Ә Кыш бабайның капчыгында һәммәсенә дә бүләкләр бар иде. Менә шундый бик күңелле бәйрәм булды. Балалар өйләренә бәйрәм күчтәнәчләре һәм бәйрәм кәефе белән таралдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев