Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның яшь генийлары Мәскәүгә сәяхәт кылды

Апрель аенда Азнакайда балаларның техник иҗат күргәзмәсе узган иде. Анда катнашучыларны "Нефтемаш" заводы Мәскәүгә экскурсия белән бүләкләде. Шушы көннәрдә Азнакайның яшь генийлары сәяхәттә булып кайттылар. Аннан алган тәэсирләре белән Айрат Райманов уртаклашты: - Юлы белән өч көнгә сузылган бик күңелле сәяхәт булды. Күбебезнең башкалага беренче тапкыр баруы иде. Яңгыр явып...

Апрель аенда Азнакайда балаларның техник иҗат күргәзмәсе узган иде. Анда катнашучыларны "Нефтемаш" заводы Мәскәүгә экскурсия белән бүләкләде. Шушы көннәрдә Азнакайның яшь генийлары сәяхәттә булып кайттылар. Аннан алган тәэсирләре белән Айрат Райманов уртаклашты:

- Юлы белән өч көнгә сузылган бик күңелле сәяхәт булды. Күбебезнең башкалага беренче тапкыр баруы иде. Яңгыр явып торса да, тәэсирләрне болытлар бозмады. Иртәнге аштан соң без ВДНХга яшьләрнең Бөтенроссия фәнни-техник күргәзмәсенә юл тоттык. Үзебез өчен күп яңалыклар ачтык. Халыклар дуслыгы фонтаны, асты өскә әйләндерелгән йорт, чын зурлыктагы ракетаны һәм башка корылмаларны да исебез китеп карап йөрдек.

Яхшы ресторанда сыйланганнан соң Кызыл мәйданга бардык. Кызганычка каршы, мавзолейга эләгә алмадык, ул ябык иде. Мәскәү безгә үзенчәлекле архитектурасы һәм стиле белән ошады. Шундый сәяхәт оештырганнары өчен без, балалар да, әти-әниләребез дә "Нефтемаш" заводына бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның яшь генийлары Мәскәүгә сәяхәт кылды