Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның яңа музей комплексында киләчәктә “Чатыртауда җыен” фестивале уздырылачак

Азнакай туган якны өйрәнү музее 1999 елда ачыла. Аның фонды гаять бай. Кызганычка каршы, мәйданы кечкенә булу сәбәпле, барлык экспозицияләрне тулы күләмдә ачып салырга мөмкинлек җитми. 2013 елда район җитәкчелеге яңа бина төзү турында карар кабул итте. Булачак музейның урыны да бик отышлы сайланган - Нефтьчеләр урамында яңа социаль һәм...

Азнакай туган якны өйрәнү музее 1999 елда ачыла. Аның фонды гаять бай. Кызганычка каршы, мәйданы кечкенә булу сәбәпле, барлык экспозицияләрне тулы күләмдә ачып салырга мөмкинлек җитми.

2013 елда район җитәкчелеге яңа бина төзү турында карар кабул итте. Булачак музейның урыны да бик отышлы сайланган - Нефтьчеләр урамында яңа социаль һәм мәдәни учреждениеләр төзелеше барган җирдә, ягъни Шәйхетдинов микрорайонына чыга торган яңа юл кырында.


Музей халкыбызның барлык традицион һәм мәдәни мирасын туплаган тулы бер комплекс булачак. Ул агач буралардан ясалган кечкенә авылны хәтерләтәчәк. Шулай ук ачык һавада да төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Төбәкара дәрәҗәсенә күтәрелгән "Чатыртауда җыен" фольклор фестивале дә биредә узачак.


Экспозицияләр исә дүрт күргәзмә залда урын алачак, барлык коллекцияләр киңәйтелгән күләмдә урнашачак. Даими һәм алышынып тора торган экспозицияләр урнаштыру мөмкинлеге дә туачак. Шәхси коллекцияләр бүлеге яңартылачак. Музейда төрле истәлекле вакыйгаларга багышланган чаралар, районның күренекле кешеләре белән очрашулар еш оештырыла. Ниһаять, яңа комплекста бу максатлар өчен конференцияләр залы булачак.


Музейда заманча электрон һәм мультимедиа технологияләрен киң файдалану күздә тотыла. Шулай ук архитектура комплексы буларак экскурсияләр оештыру мөмкинлеге дә туа.


Күргәзмә проектларның сыйфаты һәм күләме, тематиканың киңлеге бирегә халыкны күпләп җәлеп итми калмас.


Музей комплексы шәһәребезнең төп мәдәни үзәгенә әверелеп, азнакайлыларны гына түгел, кунакларны да үзенә тартачак.


Яңа төзелешкә өстәмә акча булдыру максатларында музей директоры Ирина Халикова 2013 елда "РИТЭК" ААҖ һәм "ЛУКОЙЛ" хәйрия фонды" оешмасы үткәргән социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашып, җиңү яулады. Быел да әлеге бәйгедә катнашуга заявка бирелгән.


Шулай ук азнакайлылар яңа музей төзелеше проекты белән Татарстан Мәдәният министрлыгы конкурсында да катнаша.


Азнакай - гаять бай тарихлы, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы буенча республикада алдынгы позицияләрдә баручы районнарның берсе. Музей комплексы - ул үткәнебезне һәм бүгенгебезне барлап, киләчәк буынга тапшыру үзәге булачак. 2014 ел Мәдәният елы дип игълан ителүен дә исәпкә алсак, музей комплексы районыбыз халкы өчен күркәм бүләк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның яңа музей комплексында киләчәктә “Чатыртауда җыен” фестивале уздырылачак