Азнакайның өлкән буыны спортка тартыла
"Өмет" үзәгенең Чалпы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә сәламәтлекне ныгытучы чаралар даими үткәрелә. Моның өчен мөмкинлекләр дә җитәрлек. Әле шушы көннәрдә биредә өлкәннәр өчен спортның файдалы төрләре турында түгәрәк өстәл узды. Бүлекчәдә сәламәтлекләрен ныгытучылар тренажер залында яратып шөгыльләнәләр, бильярд уйныйлар. Шашка-шахмат ярышлары традициягә әверелде. Шулай ук махсус таякчыклар белән скандинавия йөрешен дә үз...
"Өмет" үзәгенең Чалпы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә сәламәтлекне ныгытучы чаралар даими үткәрелә. Моның өчен мөмкинлекләр дә җитәрлек. Әле шушы көннәрдә биредә өлкәннәр өчен спортның файдалы төрләре турында түгәрәк өстәл узды. Бүлекчәдә сәламәтлекләрен ныгытучылар тренажер залында яратып шөгыльләнәләр, бильярд уйныйлар. Шашка-шахмат ярышлары традициягә әверелде. Шулай ук махсус таякчыклар белән скандинавия йөрешен дә үз иттеләр өлкәннәр. Паркка сәяхәт исә - һәрчак бәйрәм. Табигатьнең матурлыгы белән соклану дәваланучыларның кәефләрен күтәрә, уңай тәэсирләр тудыра.
Әмирә ГӘРӘЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев