Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның “Ак калфагы” елга йомгак ясады. ФОТОРЕПОРТАЖ

Районыбызның иң уңышлы эшләп килгән иҗтимагый оешмаларыннан берсе булган "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы Яңа ел алдыннан бәйрәм табынына җыелып, еллык эшчәнлеккә йомгак ясады. Милли йолаларыбыз, гореф-гадәтләрне саклау, үстерү, яшь буынга сеңдерүдә, гаиләнең абруен күтәрү, балалар тәрбияләүдә юнәлешле эшләп килгән оешманың сөйләр әйберләре күп. Азнакайда бу нәүбәттән ресмпубликакүләм чараларның әледән-әле узып...

Районыбызның иң уңышлы эшләп килгән иҗтимагый оешмаларыннан берсе булган "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы Яңа ел алдыннан бәйрәм табынына җыелып, еллык эшчәнлеккә йомгак ясады. Милли йолаларыбыз, гореф-гадәтләрне саклау, үстерү, яшь буынга сеңдерүдә, гаиләнең абруен күтәрү, балалар тәрбияләүдә юнәлешле эшләп килгән оешманың сөйләр әйберләре күп. Азнакайда бу нәүбәттән ресмпубликакүләм чараларның әледән-әле узып торуы да шул хакта сөйли.

Гүзәл затларыбыз милли кыйммәтләрне саклауда тагын да нәтиҗәлерәк, үтемлерәк чаралар уйлап табалар. Бу бәйрәмдә дә киләчәккә эшләр планы хакында сөйләшү барды. Якын араларда авылларда каз өмәләре, Яңа елга багышланган күңелле очрашулар дәвам итә. Атна башында аккалфаклылар Буралыга каз өмәсенә җыена.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның “Ак калфагы” елга йомгак ясады