Азнакайның 2 нче мәктәбендә матур традициягә нигез салынды - укучылар, укытучылар һәм ата-аналар командалары арасында волейбол ярышлары узды. Өлкән сыйныф укучылары советының әлеге инициативасын Әтиләр советы бик теләп хуплады. Уен бик күңелле узды. Ярыш булса да, бу чара укучыларны, укытучыларны һәм әти-әниләрне бер-берсе белән берләштерде. Алар мондый уеннарны әниләр белән...
Азнакайның 2 нче мәктәбендә матур традициягә нигез салынды - укучылар, укытучылар һәм ата-аналар командалары арасында волейбол ярышлары узды.
Өлкән сыйныф укучылары советының әлеге инициативасын Әтиләр советы бик теләп хуплады.
Уен бик күңелле узды. Ярыш булса да, бу чара укучыларны, укытучыларны һәм әти-әниләрне бер-берсе белән берләштерде.
Алар мондый уеннарны әниләр белән дә үткәрергә кирәк дигән фикергә килделәр.
Гөлназ СӘИТОВА
Нет комментариев