Азнакайлылар аны онытмый
Районыбызның тарихи елъязмаларында үз урынын алган бик күп мәшһүрләр арасында Хазбулат Сәхәби улы Шәмсетдиновның да исеме мәңгелек.
Олы һәм шактый катлаулы тормыш юлының 50 елы халык сәламәтлеге сагында үткән.
Ул 1918 елның 13 августында Урсай авылында дөньяга килә. 1935 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый. Казан фельдшер-акушерлык мәктәбендә укып белгечлек алгач, 1938 елда Азнакай районында фельдшер булып эшли башлый. Әмма җиң сызганып медицинага кереп кенә барган егет 1939 елда хәрби хезмәткә чакыру ала. 1945 елга кадәр ил сагында торып ир-егетлек бурычын үти. Бөек Ватан сугышы чорында да хезмәте медицина белән бәйле була. Кызганыч, аның бу чорлар истәлеге сакланмаган. Белешмә кәгазьләрендә 1нче һәм 2нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләргә ия булуы, фронттан авыр яраланып кайтуы турында гына әйтелә. Демобилизацияләнгәч, 1945-48 елларда Калинин районының сәламәтлек саклау бүлегенә мөдирлек итә. 1948-49 елларда Ютазы районына фельдшер итеп күчерелә. Шунда эшләгән чорда Казан дәүләт медицина институтына укырга керә. Студент елларында ул башкаланың төрле медицина учреждениеләрендә урта медицина хезмәткәре булып эшли-бер яклап матди якны көйләсә, икенче яклап-тәҗрибә туплый. Дипломлы табибны Баулы районына җибәрәләр, аннан соң ул бераз вакыт Башкортостанның Туймазы шәһәрендә эшләп ала. 1966 елда Хазбулат Шәмсетдинов туып-үскән Азнакай ягына кайтып төпләнә. 1974 елга кадәр (ун елга якын) район үзәк сырхауханәсен җитәкли, аннан соң, лаеклы ялга чыкканчы табиб-психиатр булып эшли. Ул җитәкчелек иткән чорда үзәк сырхауханә зур яңарыш-үзгәрешләр кичерә: абруйлы, төпле белемле кадрлар туплана, матди-техник база үсә, яңартыла. Аның белән бергә эшләгән коллегалары Хазбулат Сәхәбиевичның таләпчән, шул ук вакытта коллектив турында бик кайгыртучан җитәкче, яхшы табиб булуы хакында сөйлиләр. Хезмәтен республика җитәкчелеге дә югары бәяли-Татарстанның атказанган табибы исеме бирелә. Ул күп тапкырлар район һәм бистә Советы депутаты итеп сайлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев