Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдагы 7 нче мәктәп укучылары Президент белән очрашуга барды

7 нче урта мәктәпнең туган якны өйрәнү музее Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап уздырылган "Җиңүнең таныш йөзе" республика тарихи-патриотик акциясенең район турында беренче урынны алды. Шул уңайдан Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре белән очрашуга, бәйрәмгә чакыру алдык. Мәркәзебездәге очрашу күңелле вакыйгалар, тәэсирләргә бик бай булды....

7 нче урта мәктәпнең туган якны өйрәнү музее Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап уздырылган "Җиңүнең таныш йөзе" республика тарихи-патриотик акциясенең район турында беренче урынны алды.

Шул уңайдан Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре белән очрашуга, бәйрәмгә чакыру алдык. Мәркәзебездәге очрашу күңелле вакыйгалар, тәэсирләргә бик бай булды. Активист укучыларыбыз мәктәп музееның Бөек Ватан сугышына багышланган экспозицияләре, экспонатлары, сугыш һәм тыл ветераннары белән үткәрелгән чаралар, эзләнү-тикшерү эшләрен чагылдырган баннерлар белән таныштырдылар. Республика җитәкчеләре, ветераннар белән бергәләп фотосурәткә төштек, концерт карадык.

Мәктәп музееның эшчәнлеге югары бәяләнде. "Без Бөек Ватан сугышы елъязмасында" тарихи-патриотик акциясенең "Татарстан Республикасының иң яхшы мәктәп музее" номинациясендә җиңүгә ирештек һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломы белән бүләкләндек.

Гөлзирә Мөхаҗиева, музей җитәкчесе

Рәсемдә: Камилә Гаделшина «Җиңүнең таныш йөзе» республика тарихи-патриотик акциясендә 7нче урта мәктәп музееның хәрби-патриотик эше турында баннер белән таныштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдагы 7 нче мәктәп укучылары Президент белән очрашуга барды