Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яшәүче Альбина Кәримова күз явын алырдай курчаклар тегә

Альбина Кәримованың остаханәсенә килеп кергәч тә, киштәләрдә тезелеп торган берсеннән-берсе матур курчаклар уенга дәшәдер кебек тоела.

Бала вакытлардагы иң кадерле уенчыкларның берсе булган курчаклар бүген дә күңелләрне алгысытып тора.

Альбина –  Азнакай автомбиль юллары идарәсендә ЭВМ операторы булып эшли. Ә буш вакытларында ул, күңел халәтен эшкә җигеп, үзе яраткан шөгыленә чума. Мондый осталык каян килә дисәң, әбидәндер, ди ул үзе. Мәктәптә укыган вакытта ук тегү курсын тәмамлаган кул остасының коллекциясендә бүген инде илледән артык курчак бар. Аларның барысы да үзенчәлекле һәм бер-берсенә охшамаган. Күңел биреп эшләнгән һәр курчактан останың кул җылысы сизелә.

Курчак ясаучы Альбина Кәримованың исеме бүген район гына түгел, илебездә дә киң билгеле.

Диана Хәкимҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев