Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яңа цехлар, яңа эш урыннары ачыла

Урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү - эш урыннары булдыруда нәтиҗәле адымнарның берсе. Мисал эзләп ерак барасы түгел. Үзебезнең районда гына да эшмәкәрләр күпме кешене эшле итте. Элекке "Селхозтехника" базасында Зиннур Гыйльфанов һәм Рәмис Рәфыйков тарафыннан ачылган яңа производстволар белән танышканнан соң, алар җитештергән продукциягә генә түгел, биредә хезмәт куючылар өчен...

Урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү - эш урыннары булдыруда нәтиҗәле адымнарның берсе. Мисал эзләп ерак барасы түгел. Үзебезнең районда гына да эшмәкәрләр күпме кешене эшле итте. Элекке "Селхозтехника" базасында Зиннур Гыйльфанов һәм Рәмис Рәфыйков тарафыннан ачылган яңа производстволар белән танышканнан соң, алар җитештергән продукциягә генә түгел, биредә хезмәт куючылар өчен дә куанасың.

Бер-берсенә терәлеп диярлек торган ике цехта тимер конструкцияләр өстендә эшләсәләр дә, юнәлешләре төрле, шуңа һич тә көндәшлек юк.

- Заказлар җитәрлек, - диләр егетләр.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларга ярдәм күрсәтү ягында.

- Бүгенге көндә республикабызда урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерүгә зур игътибар бирелә. Эш урыннары булдыру да безнең өчен бик мөһим. Егетләр утызга якын кешене эшле иткән. Бездә сәнәгать мәйданчыклары бар. Бу территорияне дә әлеге программага кертә алсак, барлык субсидияләр һәм ташламалардан файдалана алыр идек. Территория зур, биналар күп, аны үзләштерергә кирәк, - диде Марсель Шәйдуллин.

Эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Әнвәр Җиһангиров белдерүенчә, районда бүгенге көндә 1428 шәхси, 452 юридик эшмәкәр бар.

- Без авыл хуҗалыгы белән ныклап эшләп киткән идек, шәһәрдә дә мондый товар җитештерүчеләр бик кирәк. Егетләрнең яңа технологияләр куллануы да мактауга лаек, - ди ул.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда яңа цехлар, яңа эш урыннары ачыла