Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй уздыру турында фәрманга кул куйды.
Азнакай районында Сабан туе 7-8 июньдә узачак. Казанда исә 21 июньдә бәйрәм итәчәкләр.
Татарстанның Министрлар кабинетына җирле үзидарә органнары белән берлектә Сабантуй уңаеннан төрле бәйрәм чаралары оештырырга кушылды.
Нет комментариев