Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, узган айда булган мөһим эш-чараларны анализлаудан, тәбрикләүдән башлады.
Ел тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара. Марсель Шәйдуллин җаваплы җитәкчеләргә җирлегебездә алып барылган төзелеш эшләрен, Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлекне тәмамларга кушты.
Эчүчелек бүгенге көндә дә иң кискен...
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, узган айда булган мөһим эш-чараларны анализлаудан, тәбрикләүдән башлады.
Ел тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара. Марсель Шәйдуллин җаваплы җитәкчеләргә җирлегебездә алып барылган төзелеш эшләрен, Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлекне тәмамларга кушты.
Эчүчелек бүгенге көндә дә иң кискен проблемаларның берсе булып кала. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре алкоголь продукциясен законсыз сату очраклары белән даими көрәш алып бара, спиртлы эчемлекләр сату нокталарында тикшерүләр үткәрә. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин узган киңәшмәләрдә хокук сакчыларына ялган алкоголь продукциясе сату фактлары барлыгы хакында искәртеп, хокук бозучыларның эзенә төшәргә һәм аларны җаваплылыкка тартырга кушкан иде. "Алкоголь" операциясе барышында шәһәрдә һәм Актүбә бистәсендә такси хезмәте күрсәтүче шоферларның спиртлы эчемлекләр сатулары ачыкланган. Җирлегебездә эчке куллануда тыелган эчемлекләр белән агулану очраклары да көннән-көн күбәя. Бу уңайдан район башлыгы әлеге золымнан саклап калуда барлык чараларны күрергә чакырды һәм кисәтү эшен тагын да яхшырту, нәтиҗәле итү бурычын куйды, шәһәр-районда яшәүчеләрне сәламәт яшәү рәвеше белән шөгыльләнүгә актив тарту кирәклегенә басым ясады, сәүдә оешмаларында табыш алкогольле продукциягә корылырга тиеш түгел, ә үсмергә аракы сату - җинаять, дип белдерде.
Табиб кешене дәваласа, ветеринар бөтен кешелек сәламәтлеге сагында тора. Бөек галим И.Павлов шулай дигән. Бу сүзләрне инкарь итеп булмый. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Әхмәтшин чыгыш ясаганда Марсель Шәйдуллин да әлеге сүзләрне мисал итеп китерде һәм район хуҗалыкларының терлекчелек продукциясе җитештерү буенча республикада алдынгылар исәбендә булуында ветеринария белгечләренең дә өлеше бәяләп бетергесез булуын ассызыклады.
Районда республика программаларының күпчелеге тормышка ашырыла, шуларның берсе - модульле ветеринария пунктлары төзү. Быел Кәкре Елга, Тымытык авылларында шундый беренче пунктлар төзелгән булса, киләсе елга аның чираттагысы Чалпы авылында ачылыр дип көтелә.
Киңәшмәдә шулай ук юллар торышы, янгын куркынычсызлыгы һәм башка мөһим мәсьәләләр турында да сүз барды, тиешле күрсәтмәләр бирелде.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев