ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Республика көнендә татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак

29 августта Азнакайда Республика, Шәһәр, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган зур бәйрәм уздырыла. Бу көнне район-шәһәр Мәдәният йорты каршындагы мәйданда 13.00 сәгатьтән чәчәкләр композициясе - икебаналар күргәзмәсе эшли. Ә Мәдәният йорты белән "Юбилейный" стадионы арасындагы мәйданда 14.30 сәгатьтә татар, рус, чуваш милли ашлары; районыбызның алтын куллы осталары эшләнмәләре...

29 августта Азнакайда Республика, Шәһәр,
Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган зур бәйрәм уздырыла.
Бу көнне район-шәһәр Мәдәният йорты каршындагы мәйданда 13.00 сәгатьтән чәчәкләр композициясе - икебаналар күргәзмәсе эшли. Ә Мәдәният йорты белән "Юбилейный" стадионы арасындагы мәйданда 14.30 сәгатьтә татар, рус, чуваш милли ашлары; районыбызның алтын куллы осталары эшләнмәләре күргәзмәләре оештырыла.
16.00 сәгатьтә исә "Юбилейный" стадионында театральләштерелгән тамаша һәм татар эстрадасы йолдызлары: Илназ Баһ, Ләйсән Гыймаева, Иркә, Равил Галиев, Алсу Вәлиуллина, Рафаэль Якупов, Миргаяз Шәрәфиев, Язгөл һәм "Казан" бию ансамбле катнашында концерт була.
20.00 сәгатьтә - бәйрәм салюты.

Азнакайда Республика көнендә татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак

Нет комментариев