Азнакайда Республика көнендә татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак
29 августта Азнакайда Республика, Шәһәр,
Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган зур бәйрәм уздырыла.
Бу көнне район-шәһәр Мәдәният йорты каршындагы мәйданда 13.00 сәгатьтән чәчәкләр композициясе - икебаналар күргәзмәсе эшли. Ә Мәдәният йорты белән "Юбилейный" стадионы арасындагы мәйданда 14.30 сәгатьтә татар, рус, чуваш милли ашлары; районыбызның алтын куллы осталары эшләнмәләре...