Азнакайда ползункилар бәйгесе утте
Менә берничә ел инде яшьләр идарәсе районның иң нәниләрен җыеп, ползункилар бәйгесе үткәреп килә. Ул быел да бик күңелле, гаиләләрнең актив катнашында үтте. Алты айлыктан алып, бер яшькә кадәрге нәниләр - 20 малай һәм кыз шуышуда көч сынашса, алардан чак кына зурырак 17ләп бер яшьлек һәм яшь ярымлыклар инде тәпиләп...
Менә берничә ел инде яшьләр идарәсе районның иң нәниләрен җыеп, ползункилар бәйгесе үткәреп килә. Ул быел да бик күңелле, гаиләләрнең актив катнашында үтте. Алты айлыктан алып, бер яшькә кадәрге нәниләр - 20 малай һәм кыз шуышуда көч сынашса, алардан чак кына зурырак 17ләп бер яшьлек һәм яшь ярымлыклар инде тәпиләп узышты. Ике яшькә кадәр булганнар йөгереп үк күрсәтте. Бәйгенең монсында катнашкан 10 сабый инде үзләренең җиргә ныклап басып торуын шушы ярышта дәлилләп, әти-әни, әби-бабайларын тагын да сөендерде. Сабыйлар тавышыннан гөрләп торган бик матур бәйрәм булды ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев