Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Pierre АLBER” кондитер фабрикасы ачылды

Балачакта кем генә татлы, баллы конфет-печенье яратмый икән. Нәни Альберт та ярата аны. Ә үскәчтен, үзенең шәхси кондитер остаханәсен ачу хыялы белән яши. Италиядән легендар кондитер Pierre Mariniның шәхсән үзе һәм иҗаты белән якыннан танышканнан соң, тәвәккәлләп, ныклы карарга килә. Һәм менә аның хыялы тормышка аша: шәһәребездә эшмәкәр Альберт Латиповның...

Балачакта кем генә татлы, баллы конфет-печенье яратмый икән. Нәни Альберт та ярата аны. Ә үскәчтен, үзенең шәхси кондитер остаханәсен ачу хыялы белән яши.

Италиядән легендар кондитер Pierre Mariniның шәхсән үзе һәм иҗаты белән якыннан танышканнан соң, тәвәккәлләп, ныклы карарга килә. Һәм менә аның хыялы тормышка аша: шәһәребездә эшмәкәр Альберт Латиповның "Pierre АLBER" кондитер фабрикасы үз продукциясен җитештерә башлады.

Бу безнең азнакайлылар өчен зур горурлык, - дип бәяләде фабриканы ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин. - Районыбызда урта һәм кече эшмәкәрлек субъектлары икътисадыбызны үстерүдә, район халкын эш белән тәэмин итүдә һәм менә тәмле, файдалы ризыклар җитештерүдә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Җирле хакимият мондый тәвәккәл кешеләрне хуплый, алга таба да ярдәм итәчәк. Азнакайда үз эшен башлаучыларга җирлек киң, эшләсеннәр генә.


Япь-яшь эшмәкәр шундый авыр, катлаулы, әмма бик тә кирәкле бизнес төрен сайлаган. Сатып алучылар алдында киң сайлап алу мөмкинлеге булганда, үз продукцияңне җитештерү генә түгел, сатарга да, базарда каты конкуренция шартларында лаеклы урыныңны яуларга да кирәк, - дип соклануын белдерде тантанада катнашкан "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев.


Әмма Альберт Латыйпов үз дигәнендә нык тора. Ул әле ирешелгәннәр белән генә чикләнмичә, эшчәнлек мәйданын тагын да киңәйтергә уйлый. Бусы әле печеньелар җитештерә торган беренче цех кына. Киләчәктә эшмәкәр елына 500әр мең тонна продукция хәзерләүче җитештерү челтәрен сафка бастырырга ниятли.


Республика, район җитәкчелеге, нефтьчеләр тарафыннан мондый ярдәм, кайгыртучанлык тойганда, киләчәктә азнакайлыларның мәхәббәтен яулап алырбыз дип ышанам. Һәм җитештерү челтәренең төп өлеше нәкъ менә туган Азнакаемда булачак, - ди Альберт Латипов.


Менә бәйрәмнең иң тантаналы минутлары җитте. Ал тасманы кисеп, бина эченә узуга безне бал кортлары кебек эшчән кызлар каршы алды. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, эшмәкәр 14 кешене эш белән тәэмин иткән. Продукция дә үз сатып алучыларын табарга өлгергән инде. Өем-өем печенье тартмалары тиздән Азнакай, Әлмәт, Сарман, Бөгелмә шәһәрләренә, күрше Башкортостан республикасына юл алачак. Кибетләребез киштәләре җирле җитештерүчеләрнең продукциясеннән тулып торсын өчен, аларның авыр, катлаулы эшләрендә уңышлар телик.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Ләйсән ФАЗЛЫЕВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Pierre АLBER” кондитер фабрикасы ачылды