Азнакайда хуҗасыз кәҗәләр бакчаларга, агачларга һөҗүм итә
Бүген Иске Азнакай урамнарын иңләп йөргән кәҗәләрне очратмаган, күрмәгән кеше бармы икән?!
Хәзер алар тәмам азды, кусаң да китмиләр, кешедән дә курыкмыйлар. Урамнарга, ишегалларына чәчәк, агач-куак утыртам димә – күз ачып-йомганчы кимереп китәчәкләр.
Кәҗәләрнең җитмәгән җире бармы соң? Хәер, хуҗалары мал асрау тәртибен санга сукмагач, кәҗәне гаепләп булмый инде.
Ничә еллар дәвамында мал асрау кагыйдәләре турында сөйләп, аларны санга сукмаучы хуҗаларга инде кисәтүләр ясалып, штрафлар салынуга кармастан, административ кагыйдәләрне бозучылар бер дә кимеми.
– Тышкы якта чәчәк үстерү түгел, үзегез күреп торасыз, койма артындагы агач-куакларга да тынгы юк бу сакалбайлардан. Хуҗаларына әйтеп тә карыйбыз, һаман саен кеше белән дә ачуланышып булмый, әмма түзәрлегебез дә калмады, – ди иске Азнакайда яшәүче Радик абый.
Ишагалларын гына түгел, хуҗасыз кәҗәләр яшь агач үсентеләре утырткан урыннарны да үз иткән.
– Иртә яздан бар җирне бер итеп йөргән кәҗәләр матур гына үсеп киткән нарат агачларын да кимереп бетерделәр, сагызы бар дип тә тормыйлар.Рус зираты янәшәсендәге нарат агачлары инде корып бетеп килә дирлек. Ә кайчандыр татар зираты каршына утыртылган яшь агач үсентеләреннән берни дә калмаган, – дип өзгәләнә җәмәгать тәртибен саклау пункты баш белгече Идиал Исмәгыйлов.
Даими рәвештә сакалбайларны урамга чыгарып җибәреп, Азнакай муниципаль районының «Азнакай шәһәре» муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен санга сукмаган хуҗаларның маллары моннан соң тотылып, махсус урынга ябылачак.
– Йорт хайваннарын җирле үзидарә органнарының норматив-хокукый акты белән билгеләнгән көтү урыннарына чыгару рөхсәт ителә. Бу турыда ел саен мал хуҗаларына сөйлибез, аңлатабыз. Инде хәзер, чарасызлыктан, урамда йөргән кәҗәләрне тотып, ябарга уйладык. Бәлки моннан соң әз генә уйлана, башкаларның хезмәтен санга суга башларлар, – ди Идиал Исмәгыйлов.
Шунысын да истә тоту мөһим: кәҗәне япкан махсус урыннан барып алыр алдыннан хуҗа кешегә башта барлык чыгымнарны капларга туры киләчәк.
... Мал асрау яхшы инде ул, тырыш кешенең эше, шулай да башкалар турында да онытырга кирәкмидер. Тирә-якның матурлыгы барыбыз өчен дә бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев