Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда халыкның эшчәнлек активлыгын арттыру буенча яңа программа эшли башлады

Аны тормышка ашыру йөзеннән очрашулар оештырыла башлады.

Районда халыкның эшчәнлек активлыгын арттыру буенча  программа кабул ителгән. Аны тормышка ашыру йөзеннән очрашулар оештырыла башлады. Иң беренче булып шундый очрашу Яңа Юл микрорайоны халкы белән узды.

“Заман үзгәреп тора, яңа таләпләр куя. Нефть тармагы предприятиеләре оптимизацияләнеп,  эш урыннары кыскара. Яңа эш урыннары булдыру өчен безгә  кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерергә кирәк. Бу юнәлештә халыктан тәкъдимнәр көтәбез, конкурс та игълан ителде. Хәтта иң яхшы тәкъдимнәргә 60 мең сум күләмендә приз фонды да каралган”, – дип аңлатты район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов.

Программа нигезендә атна саен “Шифа” үзәге каршында үз хуҗалыгыңда җитештерелгән продукцияләр сату буенча ярминкәләр дә оештырылачак. Аның беренчесе 23 апрельдә уза. Телеграмм каналда “Ярмарка Азнакаево” дигән группа ачылган, анда да теркәлеп, авыл хуҗалыгы товарларын сатарга була.

Район эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров сәнәгать мәйданчыклары һәм аларда эш ачарга теләүчеләр өчен нинди ташламалар каралганлыгы хакында таныштырды.  “Бәрәкәт” кооперативы җитәкчесе Рәмис Сәхапов үз эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

“Бистәбездә халык кош-корт, мал-туар асрап, умарта тотып, бакчасында җиләк-җимеш, яшелчәләр үстереп көн күрә. Күбесе авылда туып-үскән, шуңа күрә эштән курыкмыйлар.  Районда мондый программа булдыру халыкка яңа мөмкинлекләр ача”, - ди территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Риф Самаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев