ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Җиләк бәйрәме” узачак (АФИША)

Районыбызда нинди генә бәйрәмнәр оештырылмый. Җиләкләр тулып пешкән чорда азнакайлыларны тагын бер күңелле чара көтә - "Җиләк бәйрәме". Бу шимбәдә, ягъни 5 июльдә, бәйрәм җиләк җыючылар бәйгесе белән башланып китә. Анда катнашырга теләүчеләрне автобуслар иртәнге 7 сәгатьтә Балалар иҗаты үзәге каршыннан утыртып, урман-болыннарга юл алачак. Кичен 17 сәгатьтә Татарстан мәйданында...

Районыбызда нинди генә бәйрәмнәр оештырылмый. Җиләкләр тулып пешкән чорда азнакайлыларны тагын бер күңелле чара көтә - "Җиләк бәйрәме".

Бу шимбәдә, ягъни 5 июльдә, бәйрәм җиләк җыючылар бәйгесе белән башланып китә.

Анда катнашырга теләүчеләрне автобуслар иртәнге 7 сәгатьтә Балалар иҗаты үзәге каршыннан утыртып, урман-болыннарга юл алачак.

Кичен 17 сәгатьтә Татарстан мәйданында җыр-моң, уен-тамаша, җиләк ярминкәсе көтә һәм бәйгегә йомгак ясала.

Биредә шулай ук җиләктән әзерләнгән камыр ашлары, кайнатмалар, үзең үстергән бакча җиләге белән дә катнашырга мөмкин.


Азнакайда “Җиләк бәйрәме” узачак (АФИША)

Нет комментариев