Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!

Әле берничә көн элек кенә Җиңү парадында ак чәчле ветераннарның күкрәкләрендә балкыган орден-медальләрен күреп, тәгаен дә кызыгып та, сокланып та куйгандыр әле алар. Инде менә үзләренә дә ил тынычлыгын сакларга китәр чак җитте. Җиргә гүзәллек, яшеллек иңгән бу мәлдә берәүнең дә туган ягын ташлап әллә кая китәсе килеп тормыйдыр, әлбәттә....

Әле берничә көн элек кенә Җиңү парадында ак чәчле ветераннарның күкрәкләрендә балкыган орден-медальләрен күреп, тәгаен дә кызыгып та, сокланып та куйгандыр әле алар. Инде менә үзләренә дә ил тынычлыгын сакларга китәр чак җитте. Җиргә гүзәллек, яшеллек иңгән бу мәлдә берәүнең дә туган ягын ташлап әллә кая китәсе килеп тормыйдыр, әлбәттә. Әмма ир-егетлек бурычын үтәргә кирәк, һәм алар моны яхшы аңлап, армия сафларына үз теләкләре белән китте.

Чәршәмбе көнне язгы чакырылышның беренче карлыгачларын - 12 егетне район җитәкчеләре, якыннары тантаналы төстә озатты. Аларның күбесе югары яки урта һөнәри белемле, әз булса да дөнья күргән, "мыек чыгып өлгергән". Хәзер хәрби хезмәткә нигездә менә шундыйларны алалар да.

-Ир-егет өчен ил иминлеген саклау зур горурлык ул. - диде тантананы ачып район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов. - Бүген без сезгә зур өметләр баглап, яхшы хезмәт итүегезне теләп озатабыз. Әлегә кадәр Азнакай егетләренең якташлары йөзенә кызыллык китергәне булмады, сез дә бурычыгызны намус белән үтәрсез дигән ышаныч белән, изге теләкләрдә калабыз.

Әйе, хәрби комиссариат бүлегенә армиядә хезмәт итүче егетләребез турында шөкер, бары тик мактау хатлары гына килә. Без аларны "Маяк" газетасы битләрендә дә урнаштырып торабыз.

Хәрби хезмәткә китүче егетләребезне озатырга килгән районның хәрби чакырылыш комиссиясе рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов егетләргә яхшы хезмәт итүләрен, әти-әниләре, якыннары белән элемтәдә булып, хәл-әхвәлләрен җиткереп торуларын, изге теләкләрен җиткерде. Җитәкчеләр егетләргә район башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән истәлек бүләкләре - кул сәгатьләре тапшырдылар. Республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнигы Рәдиф Камалеев, Азат хәзрәт тә хәер-фатихаларын бирделәр. Барсының да теләге бер иде:

-Бурычыгызны ир-егетләрчә үтәп,, туган якларга исән-сау әйләнеп кайтыгыз!

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Исәнсау әйләнеп кайтыгыз!