Азнакайда чик сакчылары спортта ярыштылар
Чик сакчылары көне уңаеннан “Юбилейный” стадионында спорт ярышы үтте.
Быел Чик сакчылары көне җирлегебездә тагын да киңрәк билгеләп үтелде. Иртәнге якта митингта катнашкан ир-егетләр соңыннан стадионда юл алдылар.
Хезмәттә генә түгел, бүгенге тормышта да күпләр өчен үрнәк булып торган чик сакчылары футбол буенча район турнирында җиңгән мәктәп укучыларын тәбрикләп, бүләкләгәннән соң үзләре дә спортта ярышты, ГТО нормативларын тапшырды.
Моннан күп еллар элек хезмәтләрен тутырып кайткан чик сакчыларының автоматны вакытка сүтеп-җыюына күз дә иярмәде.
– Ике елга автоматны ничә тапкыр гына сүтеп-җыйдык, чистарттык икән? Исәбе-хисабы да юктыр. Шуңа аны оныту мөмкин түгел, – ди Фәүҗәт Гарипов.
Аның Армия хезмәтеннән кайтуына да 42 ел узган булса да, ул Калашников автоматын 36 секунд эчендә сүтеп-җыйды!
Теләге булганнар шулай ук җирдән этелү (отжимание) буенча ярыштылар.
Егетләрнең барысы да бүгенге чараларны оештырган район чик сакчылары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәфис Миңнехановка рәхмәтле булып, күтәренке кәеф белән таралыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев