Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Чик сакчылары көнен бәйрәм иттеләр

Районда Чик сакчылары көне һәр ел саен зурлап билгеләп үтелә. Бүген дә төрле елларда чик гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләр иртә белән Җиңү паркындагы һәйкәл янына җыелдылар.

Барысы да солдат елларын искә ала, хәл-әхвәлләр белешә.

Бәйрәм тантанасын ачып, азнакайлыларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, хәрби комиссариат җитәкчесе Рәдиф Камалеев, районның чик сакчылары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәфис Миңнеханов чарада катнашучыларга изге теләкләрен җиткерделәр.

– Сез барыгыз да Чик сакчысы исемен горур йөртәсез һәм үзегезнең бердәм булуыгыз белән күпләргә үрнәк булып торасыз. Беренчеләрдән булып һәйкәл булдырдыгыз, кайгыларыгыз да, шатлыкларыгыз да уртак. Бәйрәм көнендә барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Ил-көннәребез тыныч булып, сугышлар күрергә язмасын, – диде район башлыгы.

Соңыннан чик сакчылары вафат булган хезмәттәшләрен бер минут тынлык белән искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Митингтан соң элекке солдатлар “Юбилейный” стадионында оештырылган спорт бәйрәмендә катнашып, үзләрен спортта сынап, ГТО нормативларын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев