Азнакайда Чернобыль геройларын хөрмәтләделәр
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Чернобыль геройларын хөрмәтләделәр

Бүген “Акчарлак” ресторанында Чернобыль атом электростанциясе авариясен ликвидацияләүдә катнашучыларны хөрмәтләделәр.

Иң зур техноген катастрофадан соң 33 ел узган. Безнең районнан аны ликвидацияләүдә 93 кеше катнашкан. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин чарада катнашучыларга рәхмәтен белдереп, истәлекле бүләкләр тапшырды.


Нет комментариев