Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай яшьләре һәркайда алдынгы

9 сентябрьдә Мәдәни үзәктә яшьләр лидерлары форумы узды. Аның эшендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев катнашты. - Яшьләребез алдынгы, яңа идеялар, омтылышлар белән яши. Алар өчен быел гына да республика, нефтьчеләр ярдәме белән районда бик күп объектлар калыкты, төзекләндерү буенча шактый эшләр башкарылды....

9 сентябрьдә Мәдәни үзәктә яшьләр лидерлары форумы узды. Аның эшендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев катнашты.

- Яшьләребез алдынгы, яңа идеялар, омтылышлар белән яши. Алар өчен быел гына да республика, нефтьчеләр ярдәме белән районда бик күп объектлар калыкты, төзекләндерү буенча шактый эшләр башкарылды. Яшьләребез үзләре дә торган җирләрен матурлауда, үстерүдә зур өлеш кертәләр, - диде Марсель Шәйдуллин.

Демографиягә генә күз салсак та, уңай якка үзгәрешләр күрәсең. Быел 1 июльгә 415 бала туган, бу узган елның шушы чорыннан 98 сабыйга артыграк. Гаиләләр бер-ике бала белән генә чикләнми, өч һәм аннан да күбрәкне алып кайта хәзер. 2013 елдан башлап районыбызда беренче туган балаларны һәм һәр 50 нче яңа өйләнешүче парны хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде. Социаль ипотека программасы тормышка ашырыла башлаганнан бирле аның буенча шәһәрдә 14 күп фатирлы торак йорт төзелгән, 2016 елда бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен 96 фатирлы йорт файдалануга тапшырылды.

Яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тартуга игътибар зур. Районда спортның 25 төре бар, һәр икенче кеше спорт белән дус.

Яшьләр идарәсе җитәкчесе Илнур Сәгыйтов чыгышыннан күренгәнчә, районда 72 яшьләр оешмасы эшли, алар 8 меңнән артык кешене берләштерә. Яшьләр һәрбер мәдәни һәм спорт чарасында актив катнашалар, коррупциягә, террорга каршы, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы күп кенә акцияләр, турслетлар, тематик дискотекалар, конкурслар оештыралар. 2012 елдан башлап җирлегебездә Авыл яшьләре спартакиадасы үткәрелә. Призлы урын алучыларга мәдәният йортларының матди-техник базасын яхшыртырга, спорт җиһазлары алуга сертификатлар бирелә.

Районда хәрби-патриотик тәрбия югары дәрәҗәдә куелган. Әлеге юнәлештә яшьләр идарәсе каршында «Патриот» клубы эшли. Ул үз эченә радиосөючеләрнең «Пеленг», һава-диңгез флоты ветераннарының «Адмирал»; картингчыларның «Витязь»; парапланеристларның «Азфлай»; «Азнакай-Аэро»; экологларның «Буревестник», «Актүбә»; спорт-техник юнәлештәге «Азнакай», «KatatZZa», «Парус»; «Яшь йөрәк», балыкчылар клубларын алган.

Яшьләр идарәсе үз эшендә Яшь Гвардия, Балалар оешмалары советына таяна.

- Без районыбызда булган барлык матурлыкны, байлыкларны сакларга, тагын да арттырырыга һәм аны үзебездән соң киләсе буынга тапшырырга бурычлы. Азнакай яшьләре алга таба да шулай актив булырлар дип ышанам, - диде Илнур Сәгыйтов.

"Азнакайнефть" идарәсе - иң зур сәнәгать предприятиеләренең берсе. Биредә хезмәт куючыларның 27 процентын яшьләр тәшкил итә.

- Коллективта аларга уңышлы эшләр өчен барлык шартлар тудырылган, - диде яшьләр комитеты рәисе Равил Хәсәншин.

Яшь хезмәткәрләрнең 57 проценты торак белән тәэмин ителгән. Быел 21 яшь гаилә фатирлы булган.

Уку йортларын тәмамлап килгән белгечләр өчен хезмәт коллективына яраклаштыру максатларында производство белән идарә итү мәктәбе оештырылган. Соңгы елларда анда 407 белгеч әзерлек узган.

Яшь белгечләр ел башыннан 285 рационализаторлык тәкъдиме керткәннәр, бу барлык тәкъдимнәрнең 24 процентын алып тора.

Коллектив килешү нигезендә актив яшьләргә мебель һәм көнкүреш товарлары алу өчен 5 млн сумга якынлык процентсыз заем бирелгән.

- Без "Татанефть" җәмгыяте, "Азнакайнефть" идарәсе, район җитәкчеләренә ярдәмнәре өчен бик рәхмәтле. Үз чиратыбызда Азнакай яшьләренең республикада иң яхшылар икәнен исбатларга тырышырбыз, - диде Равил Хәсәншин.

Авылларда да яшьләр тормышын җанландыру буенча шактый эшләр башкарыла. Соңгы елларда күпме мәдәният учаклары, спорт мәйданчыклары ачылды. Безнең районда һәр җирлектә яшьләр лидерлары билгеләнгән. Аларга бюджеттан айга 2 мең сум акча да түләнә.

- Бу бик яхшы этәргеч, кызыксындыру чарасы. Әлеге практиканы республиканың башка районнарында һәм ил күләмендә кертергә кирәк, - дип Дәүләт Думасы депутатына мөрәҗәгать итте Вахитов авыл җирлеге башлыгы Илмир Шәйдуллин үз чыгышында.

Марат Бариев бу тәкъдимне хуплады. Ул Азнакай яшьләренең элек-электән республикада матур башлангычларның башында торуларын, актив булуларын билгеләп узды һәм алга таба да уңышлар теләде.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай яшьләре һәркайда алдынгы